Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Инвалидларны эшкә урнаштыралар

Районда инвалидларны эшкә урнаштыру дәвам итә. 9 августка безнең районда эшкә сәләтле яшьтәге 808 инвалид исәпләнә. 184 кеше эшкә урнаштырылган. Ел азагына кадәр эшкә сәләтле инвалидларның гомуми исәбеннән 37 процентын - 296 кешене эш белән тәэмин итү планлаштырылган. Махсус комиссия әлеге линия буенча планлы эш алып бара. Халыкны эш белән...

Районда инвалидларны эшкә урнаштыру дәвам итә. 9 августка безнең районда эшкә сәләтле яшьтәге 808 инвалид исәпләнә.
184 кеше эшкә урнаштырылган. Ел азагына кадәр эшкә сәләтле инвалидларның гомуми исәбеннән 37 процентын - 296 кешене эш белән тәэмин итү планлаштырылган. Махсус комиссия әлеге линия буенча планлы эш алып бара. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча үзәк җитәкчесе Иван Маклаков хәбәр иткәнчә, эшкә сәләтле һәр инвалид белән шәхси эш алып барыла. Нинди хезмәтне башкара, кайсы белгечлеккә өйрәнә алуын ачыклыйлар. Барлык мәгълүматлар да инвалид Паспортына кертелә. Бүгенгесе көнгә мөмкинлекләре чикле 125 кеше эшләргә теләк белдергән, аларның Паспортлары тутырылган инде. Тагын 256 кеше эшкә урнашырга теләүләрен телдән белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев