Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Иң яхшы ТИү арасында

430 мең сум акча алыр өчен нәрсә эшәргә кирәк? Моның өчен күп көч куярга: беренче чиратта территориаль иҗтимаги үзидарә оештырырга, аны үстерергә, бергәләп эшләргә һәм аннан соң эш нәтиҗәләрен файдалы итеп тәкъдим итеп, 176 катнашучы арасында җиңүгә ирешергә кирәк. Иске Ильдеряк авыл җирлеге бишлыгы Валерий Альметкин нәкъ шулай эшли дә....

430 мең сум акча алыр өчен нәрсә эшәргә кирәк? Моның өчен күп көч куярга: беренче чиратта территориаль иҗтимаги үзидарә оештырырга, аны үстерергә, бергәләп эшләргә һәм аннан соң эш нәтиҗәләрен файдалы итеп тәкъдим итеп, 176 катнашучы арасында җиңүгә ирешергә кирәк.

Иске Ильдеряк авыл җирлеге бишлыгы Валерий Альметкин нәкъ шулай эшли дә.
Дөрес, энергиясе ташып торган җитәкче бәйге өчен генә тырышмый. Ул үзе идарә иткән җирлек территориясендәге барлык торак пунктта да территориаль иҗтимаги үзидарәләр (ТИҮ) оештырган һәм алар белән уңышлы гына хезмәттәшлек итә.
Быел "Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимаги үзидарәсе" бәйгесендә Чуаш Енорускиносы ТИҮ республикада өченче урынны яулады. Хөкемдарлар коллегиясендә муниципаль Совет берәмлекләре, Президент Аппараты, Хөкүмәт вәкилләре бар иде. Катнашучылар өч төрдә көч сынаштылар. Беренчесендә - Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округлары, икенчесендә - 60 меңнән күбрәк кеше яшәгән шәһәрләр, өченчесендә - халык саны 60 меңнән азрак исәпләнгән шәһәр тибындагы бистәләр һәм авыл җирлекләре.
Конкурста катнашучыларны берничә критерия буенча бәяләделәр. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә, ТИҮләрнең иҗтимаги, массакүләм-мәдәни һәм спорт-сәламәтләндерү эшләрен оештыруына, төзекләндерү, яшелләндерү белән шөгыльләнүгә һәм хәтта янгын иминлегенә дә аерым игътибар бирелде.
Бүләкләү тантанасы Казан Ратушасының колонналар залында үтте. 120 җиңүче һәм призер устав эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм социаль билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү, ТИҮ рәисе һәм активларын бүләкләү өчен 160 мең сумнан алып 665 мең сумга кадәр күләмдә грантлар алдылар.
Әйтергә кирәк, Валерий Альметкин мондый грантка беренче генә тапкыр ия булмады. Узган ел Иске Ильдеряк ТИҮ өченче урынны яулады һәм шулай ук 430 мең сум акча алган иде.
- Грант акчасына без спортны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен спорт инвентарьләре сатып алдык. Күп функцияле үзәктә мәдәни тармакны үстерү максатыннан музыкаль аппаратура сатып алдык. Бу безгә иҗади отчетларда беренче урынны алуда ярдәм итте. Җирлекнең башкарма комитеты өчен проектор сатып алдык. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск территориясенә брусчатка җәйдек, - дип сөйләде Валерий Кимович. - 2017 ел грантын кая тотарбызмы, ТИҮ советында хәл итәчәкбез. Үзешчән артистлар өчен милли киемнәр сатып алырга планлаштырабыз.
Нәрсә генә дисәң дә, уңыш инициатив булганнарга елмая. Кемнәрдер акча юклыктан уфрганда, башкалар тырыша һәм матди иминлеккә ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев