Эш бирүчеләр яңа - 6-НДФЛ формасы буенча хисап әзерлиләр инде, чөнки 2016 елның беренче кварталы өчен апрель азагына кадәр хисап тотарга кирәк. Хисап тотуның яңа формасы ярдәмендә салым хезмәте физик затлар кеременә салым түләүләрен оператив тикшерә һәм недоимканы таләп итә ала. - 2-НДФЛдан аермалы буларак яңа 6-НДФЛ хисабы гомумиләштерелгән. Анда...
Эш бирүчеләр яңа - 6-НДФЛ формасы буенча хисап әзерлиләр инде, чөнки 2016 елның беренче кварталы өчен апрель азагына кадәр хисап тотарга кирәк.
Хисап тотуның яңа формасы ярдәмендә салым хезмәте физик затлар кеременә салым түләүләрен оператив тикшерә һәм недоимканы таләп итә ала.
- 2-НДФЛдан аермалы буларак яңа 6-НДФЛ хисабы гомумиләштерелгән. Анда барлык хезмәткәрләрнең керем суммасы, салым хисабы һәм 2016 елның гыйнвар, февраль, март айлары өчен бюджетка түләнергә тиешле НДФЛның гомуми суммасы күрсәтелгән. НДФЛ түләүләре ай саен гамәлгә ашырыла, - дип аңлатты районның баш салым инспекторы Денис Миронкин. - Хисапта барлыгы ике бүлекчә бар: беренчесендә - квартал өчен суммалаштырылган күрсәткечләр, икенчесендә - даталар күрсәтелгән түләүләр һәм тотылган салым детализациясе.
6-НДФЛ хисабын һәр квартал саен тутырырга туры киләчәк, ә елына бер тапкыр элеккечә 2-НДФЛ тапшырыла. Быел 30 апрель ял көненә туры килгәнлектән, тапшыру срогы 4 майга күчерелә.
НДФЛ буенча хисапларга бәйле кагыйдә бозулар - дөрес булмаган мәгълүматлар белән һәр документ өчен - 500 сум, тапшырылмаган һәр документ өчен 1000 сум штраф каралган.
- Әгәр хисап тапшыру срогыннан соң 10 көн дәвамында да тәкъдим ителмәсә, салым органының исәп-хисап счетын ябып кую хокукы бар, - дип ассызыклады инспектор.
Нет комментариев