Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне

Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне БМО Генассамблеясе тарафыннан билгеләнгән һәм ел саен 9 декабрь көнне билгеләп үтелә. 2003 елда бу көнне имзалау өчен ришвәтчелеккә каршы БМО Конвенциясе ачыла. Районның авыл мәктәпләре укучылары брейн-рингта ришвәтчелеккә каршы ничек көрәшү турында фикер алыштылар. Бәйге программасында алар визит карточкасын тәкъдим иттеләр, үзләренең эзләнү эш-проектларын...

Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне БМО Генассамблеясе тарафыннан билгеләнгән һәм ел саен 9 декабрь көнне билгеләп үтелә. 2003 елда бу көнне имзалау өчен ришвәтчелеккә каршы БМО Конвенциясе ачыла.
Районның авыл мәктәпләре укучылары брейн-рингта ришвәтчелеккә каршы ничек көрәшү турында фикер алыштылар. Бәйге программасында алар визит карточкасын тәкъдим иттеләр, үзләренең эзләнү эш-проектларын якладылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары эзләнү проектында кайсы һөнәрләрнең ришвәтчелеккә якын булуын ачыкладылар, искемокшинолылар "әгәр олылар гаделрәк булса, ришвәтчелек бетәчәк", дигән нәтиҗә ясадылар. Сөнчәле мәктәбе командасы ришвәтчелек күренешенә киртә булырга тиешле яңа БДИ тапшыру алымының киресенчә аңа үсеш бирүен дәлилләделәр.
Иске Тимошкино мәктәбе укучылары патриотлык рухында тәрбияләнгән яшь буынның ришвәтчелек гамәлләренә сәләтле түгеллеген дәлилләп, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында проект тәкъдим иттеләр. Викторина сорауларына җаваплар да төрле булды. Әмма составында районның ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе, прокуратура, мәгариф, яшьләр эшләре бүлеге, ММЧ вәкилләре булган жюри билгеләп үткәнчә, укучылар биремнәрне уңышлы үтәделәр. Нәтиҗәдә искемокшинолылар уен җиңүчеләре булдылар, икенче урында - Сөнчәле мәктәбе укучылары, өченче урында - искеильдеряклылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев