Гражданнарны онлайн-кабул итү
"Бердәм Россия" Татарстан Төбәк башкарма комитеты РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән онлайн-кабул итүләр алып баруны дәвам итә. Дүшәмбе, 24 апрель көнне, 11:00 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары, АПК һәм социаль үсеш тармагында законнарны камилләштерү буенча фракциянең Эксперт-консультатив советы җитәкчесе Айрат Хәйруллин онлайн-кабул...
"Бердәм Россия" Татарстан Төбәк башкарма комитеты РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән онлайн-кабул итүләр алып баруны дәвам итә.
Дүшәмбе, 24 апрель көнне, 11:00 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары, АПК һәм социаль үсеш тармагында законнарны камилләштерү буенча фракциянең Эксперт-консультатив советы җитәкчесе Айрат Хәйруллин онлайн-кабул итү алып барачак. Татарстанда яшәүче һәр кеше Айрат Нәҗип улы белән аралаша алачак - моның өчен 24 апрельгә кадәр "Бердәм Россия" төбәк бүлеге сайтында үзегезне борчыган сорауны тиешле формада тутырып җибәрергә кирәк. Сорауларны шулай ук онлайн-режимда да юллап булачак. Онлайн-трансляция кабул итү 24 апрельдә, 11:00 сәгатьтән башлап "Вверх" (vverh-tatarstan.ru) порталында һәм "Бердәм Россия" төбәк бүлеге сайтында (tatarstan.er.ru) алып барылачак.
Фото: img2.business-gazeta.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев