Мәдәният йорты алдындагы мәйданда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге бүлекчәләренең гомумгарнизон сафы үтте. Монда ТР буенча МВД логотибы төшерелгән автомобильләр тигез саф булып бастылар, янәшәдә - тикшерү-оператив төркеме, полициянең участок вәкилләре, ЮХИДИ, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре урын алды. Полиция җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Сергей Черников һәм...
Мәдәният йорты алдындагы мәйданда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге бүлекчәләренең гомумгарнизон сафы үтте.
Монда ТР буенча МВД логотибы төшерелгән автомобильләр тигез саф булып бастылар, янәшәдә - тикшерү-оператив төркеме, полициянең участок вәкилләре, ЮХИДИ, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре урын алды.
Полиция җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Сергей Черников һәм полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов хезмәткә керешкән бүлек хезмәткәрләрен районда булган вакыйгалар белән таныштырдылар.
- Хезмәт вакытында кануннарны, транспорт дисциплинасын үтәргә, гражданнар белән итагәтле булырга, уяулык күрсәтергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте ул үзенә буйсынган хезмәткәрләргә.
Гомумгарнизон сафына ирекле халык дружинасы активистлары да чакырылды, аларның сафын тулыландырырга теләүчеләргә таныклыклар тапшырылды. Бүгенгесе көндә ирекле халык дружинниклары сафында 120 кеше тора, узган елдан башлап алар таныклыклар ала башладылар. Алар полицейскийларга хокук тәртибен саклауда ярдәм күрсәтәләр - атнасына өч тапкыр оешма һәм предприятие хезмәткәрләре офицер патруле белән берлектә, район үзәгендә хокук тәртибен саклау буенча кизүгә чыгалар.
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе исеменнән Аксубай районы территориясендә хокук тәртибен саклауда актив катнашканнары өчен "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы баш мөхәррир урынбасары Людмила Жареновага һәм район Мәдәният йорты хезмәткәре Людмила Нестеркинага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар ирекле дружиначылар сафларында беренче ел гына түгел.
- Район территориясендә хокук тәртибен саклауга керешергә, - дигән боерык бирелде һәм автомобильләр мәйданнан кузгалдылар.
- Ачык гомумгарнизон сафын үткәрүнең төп максаты - районда халык үзен төнлә дә, көндез дә тыныч һәм имин хис итсен өчен хокук тәртибен саклау, - дип әйтте чара тәмамланганнан соң подполковник Сергей Черников.
Нет комментариев