Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Газ хезмәте ташу чорына әзер

Кар актив эрегән вакытта җирнең күчү куркынычы туарга мөмкин, бу газ челтәренә зур йогынты ясый. Әмма газ хезмәте хезмәткәрләре ташу чорына тулысынча әзер. Бу турыда безнең хәбәрчегә Аксубай газ хезмәте җитәкчесе - өлкән мастер Александр Золин хәбәр итте. - Үз тарафыбыздан без газ челтәрләре торышын күзәтүне көчәйттек, безнең авария-диспетчер хезмәте...

Кар актив эрегән вакытта җирнең күчү куркынычы туарга мөмкин, бу газ челтәренә зур йогынты ясый.
Әмма газ хезмәте хезмәткәрләре ташу чорына тулысынча әзер. Бу турыда безнең хәбәрчегә Аксубай газ хезмәте җитәкчесе - өлкән мастер Александр Золин хәбәр итте.
- Үз тарафыбыздан без газ челтәрләре торышын күзәтүне көчәйттек, безнең авария-диспетчер хезмәте тәүлек әйләнәсе эшли. Ихтыяҗ булганда газ хезмәте эшчеләре, өстәмә көч һәм чаралар кулланып, гадәттән тыш хәл күзәтелгән урынга барырга һәм аны бетерергә әзер, - дип сөйли районның баш газ хезмәткәре.
Милекчелекнең нинди формада булуына бәйсез рәвештә, газ хезмәте эшчеләре район халкына, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә ташу чорына бәйле киңәшләр бирәләр. Беренче чиратта, түбәдән кар төшеп, төтен чыгу юлларына, газ торбаларына зыян китермәсен өчен, түбәләрне кардан чистартырга кирәк. Һаваның газлар белән пычранган булуын тикшерергә, өй подвалларын һәм җир асты газ үткәрү юлларыннан 15 метрга якын зонада урнаштырылган җир асты коммуникацияләрен җилләтергә кирәк. Ташу чорында газүткәргечләрнең терәк баганалары урыныннан күчәргә мөмкин. Шуңа күрә шәхси йортларда яшәүчеләргә йорт яны территориясендә һәм урам буенча үткән җир өсте газүткәргечләре торышын контрольдә тотарга. Торак йортларның җылыту казаннары урнашкан бина идәненә су кергән очракта газ бирү кранын ябып куярга кирәк.
Югарыда телгә алынган һәм башка очракларда, газ исе чыкканда 04, 104, 2-85-76 телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев