Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Гаризалар кабул итү пункты ачылды

Чәршәмбе көнне Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары киләсе Россия Федерациясе Президенты сайлауларына әзерлек кысаларында Аксубайда булдылар. Алар районның территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укыту семинарлары үткәрделәр. Семинар район башлыгы Камил Гилманов катнашында район Мәдәният йортында узды. - Без мөһим вакыйга - Россия Федерациясе Президентын сайлау алдында торабыз....

Чәршәмбе көнне Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары киләсе Россия Федерациясе Президенты сайлауларына әзерлек кысаларында Аксубайда булдылар.
Алар районның территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укыту семинарлары үткәрделәр. Семинар район башлыгы Камил Гилманов катнашында район Мәдәният йортында узды.
- Без мөһим вакыйга - Россия Федерациясе Президентын сайлау алдында торабыз. Сайлау комиссияләренә зур җаваплылык һәм ышаныч йөкләнгән. Сайлау комиссияләрендә күбегез беренче тапкыр гына катнашмый. Әмма кануннарда яңа үзгәрешләр бар, шуңа күрә, фикеремчә, бүгенге семинар нәтиҗәле булыр һәм бөтен мәсьәләләрне дә хәл итәрсез дип ышанам.
Сайлаучыны тору урыны буенча 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирүчеләр исемлегенә кертүгә гариза тапшыру тәртибен гамәлгә ашыру мәсьәләсе семинарның төп темасы булды. Бу турыда семинарда катнашучыларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм ТР Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова сөйләделәр.
Шулай ук видеокүзәтү чараларын, QR-код белән тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрне әзерләү технологияләрен куллану, тавыш бирүчеләр исемлеген тикшерү, күзәтүчеләр һәм сайлау процессының башка катнашучылары белән эшләү мәсьәләләре каралды. Тавыш бирүчеләрне киләсе сайлаулар турында мәгълүматлаштыру алымнары һәм төрләренә, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тавыш бирүләренә аерым игътибар бирелде.
Бу сайлауларга кагылышлы яңалыклар: тавыш бирүченең кулына элеккеге кебек исәптән төшерү бюллетене бирелмәячәк. Әгәр 2018 елның 18 марты - Россия Федерациясе Президентына сайлаулар узган көнне сез теркәлү урыны - паспортта күрсәтелгән яшәү урынында булмыйсыз (командировкага, ял итәргә китәсез яки бөтенләй башка шәһәрдә яшисез), яисә яшәү урыны буенча теркәлмәгәнсез икән, бу вакытка тору урыны буенча яңа тавыш бирү тәртибен куллана аласыз. 31 гыйнвардан Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашуга тавыш бирүчеләрдән тору урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул ителә башлады.
Тавыш бирүче теркәлү урыны буенча тавыш бирә алмый икән, аңа Россия Федерациясе гражданины паспорты белән, 2018 елның 12 мартына кадәр - территориаль сайлау комиссиясенә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәккә, ә 2018 елның 25 февраленнән 12 мартына кадәр тәләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә. Әлеге күрсәтелгән гариза кабул итү пунктларына гаризаларны тору урыны буенча үзегез кайда тавыш бирергә уйлыйсыз, шул урынны күрсәтеп тавыш бирүчеләр исемлегенә кертүне сорап тапшырырга. Һәм бу процесс 5 минуттан артык вакытны алмаячак, дип белдерделәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре.
Гаризаны шулай ук "ДӘҮЛӘТХЕЗМӘТЛӘРЕ" интернет-порталы аша онлайн режимда тапшырып була. Моның өчен порталда расланган исәпкә кую язмасы гына кирәк.
Гариза тапшырылганнан соң, 2016 елның 18 мартында үзегез сайлаган сайлау участогына барып, паспорт тәкъдим итәргә һәм сайлау бюллетенен алырга. Өстәмә документлар кирәк булмаячак.
- Аксубай районында территориаль сайлау комиссияләрендә, шулай ук Татарстан Республикасы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәкләрдә дә гаризалар кабул итү пунктлары ачык, - дип белдерде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева.
Территориаль сайлау комиссиясе шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 10 йорт (1 кат) адресы буенча һәм Октябрь урамы, 46 йорт адресы буенча күп функцияле үзәктә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев