Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җылыту мичләрен тикшерергә тәкъдим итә

Ел башыннан Аксубай районында 4 янгын килеп чыккан, анда бер кеше һәлак булган. Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматлары буенча, янгыннарның 80 проценты торак секторда килеп чыккан. Бер очракта тәмәке тарту вакытында янгын белән саксыз эш итү, ике очракта - җылыту мичләрен кулланганда иминлек кагыйдәләрен бозу янгын сәбәбе булган, бер янгын...

Ел башыннан Аксубай районында 4 янгын килеп чыккан, анда бер кеше һәлак булган.
Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматлары буенча, янгыннарның 80 проценты торак секторда килеп чыккан. Бер очракта тәмәке тарту вакытында янгын белән саксыз эш итү, ике очракта - җылыту мичләрен кулланганда иминлек кагыйдәләрен бозу янгын сәбәбе булган, бер янгын җиһазларның техник кулланылышын бозу аркасында килеп чыккан.
3 март көнне бердәм диспетчерлык хезмәтенә Васильевка авылында агач мунча яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын нәтиҗәсендә мунчаның түбәсе һәм диварлары зыян күргән.
- Янгынга китергән сәбәп - җылыту челтәрен куллану кагыйдәләрен бозу. Һәм бу янгын чыгуның киң таралган сәбәпләреннән берсе, - дип белдерде Аксубай һәм Нурлат районнары буенча МОНД өлкән сорау алучысы эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов.
Белгеч сүзләренчә, ярыклар барлыкка килү һәм төтен чыгу торбаларының артык кызуы төтен юлларында җыелган корымга ут кабуга китерергә мөмкин. Кыш китәргә җыенмый әле, шуңа күрә бөтен җылыту мичләрен тикшереп чыгарга кирәк. Җылыту сезоны башланыр алдыннан ук, мичләрне, бина диварындагы төтен чыгу каналларын һәм аеруча да төтен чыгу торбаларын чорма эченнән һәм бина түбәсе өстеннән известь яки балчык белән сыларга кирәк иде, болай эшләгәндә ярыкларның барлыкка килүе ап-ачык күренәчәк. Мич, төтен чыгу торбалары агач чорма яки этажара түшәмәләр тоташкан урында кирпечләр катламлап салынырга тиеш. Мичнең диварларын калын итеп кору хакында да онытмаска кирәк. Төтен юлларын бина түбәсе өстеннән 70 сантиметрга өстәрәк итеп чыгарырга. Мичнең үз нигезе булырга тиеш һәм ул бөтен мәйданы яки бер дивары белән агач корылмаларга тиеп торырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев