Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Фаҗигаләрне кисәтү өчен

Балалар белән һәлакәтле очракларны булдырмый калу максатларыннан районда төрле профилактик чаралар оештырылган. Балалар бакчаларында КДН белгечләрен һәм психологларны чакыртып, балалар гомере һәм сәламәтлеге өчен ата-аналар җаваплылыгына һәм иминлек чараларына багышланган ата-аналар җыелышлары үтә. Әти-әниләргә, балаларны һич кенә дә ялгыз калдырырга ярамаганлыгы хакында аңлаталар. Мондый җыелышлар фаҗигале очракларның кабатлануына бәйле оештырыла....

Балалар белән һәлакәтле очракларны булдырмый калу максатларыннан районда төрле профилактик чаралар оештырылган.

Балалар бакчаларында КДН белгечләрен һәм психологларны чакыртып, балалар гомере һәм сәламәтлеге өчен ата-аналар җаваплылыгына һәм иминлек чараларына багышланган ата-аналар җыелышлары үтә. Әти-әниләргә, балаларны һич кенә дә ялгыз калдырырга ярамаганлыгы хакында аңлаталар.
Мондый җыелышлар фаҗигале очракларның кабатлануына бәйле оештырыла. Майның соңгы ункөнлегендә һәм июнь башында республикада балаларның тәрәзәдән егылып төшеп имгәнү очраклары теркәлгән (5 очрак), шуның ике очрагы үлем белән тәмамланган. ТРда Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина нәкъ менә шуңа охшаш фаҗигаләрне кисәтү максатларында барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында да профилактик чаралар үткәрергә күрсәтмә бирде.
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев