Этләр тешли торган була
Роспотребнадзор Идарәсе мәгълүматларына караганда, бу елның 3 аенда гына да Аксубай районында эт тешләп 6 кеше зыян күргән. Мондый очраклар Аксубайда, Яңа Мокшинода, Яңа Кармәттә, Заря поселогында килеп чыккан. Зыян күрүчеләр арасында 8 яшьлек бала да бар. Ул котыру авыруына каршы вакцина ясау процедурасын уза. - Сукбай этләр проблемасы район...
Роспотребнадзор Идарәсе мәгълүматларына караганда, бу елның 3 аенда гына да Аксубай районында эт тешләп 6 кеше зыян күргән.
Мондый очраклар Аксубайда, Яңа Мокшинода, Яңа Кармәттә, Заря поселогында килеп чыккан. Зыян күрүчеләр арасында 8 яшьлек бала да бар. Ул котыру авыруына каршы вакцина ясау процедурасын уза.
- Сукбай этләр проблемасы район үзәгендә дә, авыл җирлекләрендә дә күзәтелә, - дип аңлатма бирә Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. - Хуҗасыз этләр агрессив була һәм тешләргә дә мөмкин. Ләкин алар хуҗалары гаебе белән сукбайга әйләнәләр. Этләрне бәйдә тотарга кирәк. Аның өчен хуҗасы җаваплы. Тешләгәндә ул кешегә котыру авыруы йоктыра ала.
Котыру - вируслы авыру һәм ул нерв системасының авыр зарарлануына китерә. Әлеге чирне йоктырган кешене дәвалап булмый, авыру үлем белән тәмамлана.
- Әгәр сезне эт тешләгән икән, яраны ашыгыч рәвештә водород перекисе белән эшкәртергә һәм бәйләвеч куярга, - дип дәвам итте районның санитария табибе. - Аннан соң котыру һәм столбняк авыруларыннан уколлар ясату өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә.
Фото: rostov.press
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев