Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Эшмәкәрләр очрашты

Эшмәкәрлеккә кагылышлы район советы утырышы район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов катнашында үтте. Советка районның күзәтчелек органнары вәкилләрен, эшмәкәрләрне, авыл җирлекләре башлыкларын чакырдылар. - Районда кече бизнес белән беррәттән фермерлык, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуарлар эшчәнлеге дә уңышлы үсеш...

Эшмәкәрлеккә кагылышлы район советы утырышы район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов катнашында үтте.
Советка районның күзәтчелек органнары вәкилләрен, эшмәкәрләрне, авыл җирлекләре башлыкларын чакырдылар.
- Районда кече бизнес белән беррәттән фермерлык, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуарлар эшчәнлеге дә уңышлы үсеш алган. Кече эшмәкәрлек вәкилләренә дәүләт грантлары сыйфатында ярдәм күрсәтелә, район да ягада калмый - бездә эшкуарларга юл ачык, бары тик эшләргә теләк кенә булсын, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Район прокуроры Эдуарт Хираҗев үз чыгышында прокуратура органнарының эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклавы хакында сөйләде. ТР Россельхозцентр идарәсенең Баш дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов кече бизнес субъектларын тикшерү барышында килеп чыккан төп хокук бозулар һәм канундагы үзгәрешләр хакында бәян итте. Яңа Кармәт авыл җирлеге мисалында авылда эшкуарлыкны үстерү турында аның башлыгы Илсур Шакиров сөйләде. Үз эшен яңа башлаган фермер Григорий Маланчев җирдә эшләү тәҗрибәсе, эшчәнлеге, фермерлык эшенә кагылышлы проблемалар һәм мөмкинлекләр белән бүлеште. Кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары турында Бизнес-инкубацияләү үзәге - ТРда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды җитәкчесе Вадим Мясников хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев