Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Эшкуарлар хакимият белән очрашты

"Эшкуарлык һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү проекты кысаларында Аксубайда район башлыгының эшмәкәрләр, җитештерүчеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашуы булды. Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшүгә үз эшләрен оештыра һәм аны уңышлы җәелдерә белгән, эшкуарлык эше башында торган һәм үз эшчәнлекләрен яңа гына башлаган көчле, энергияле, актив һәм инициатив кешеләр җыелды. - Кече...

"Эшкуарлык һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү проекты кысаларында Аксубайда район башлыгының эшмәкәрләр, җитештерүчеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашуы булды.

Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшүгә үз эшләрен оештыра һәм аны уңышлы җәелдерә белгән, эшкуарлык эше башында торган һәм үз эшчәнлекләрен яңа гына башлаган көчле, энергияле, актив һәм инициатив кешеләр җыелды.
- Кече бизнесның районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак була бара. Кече эшмәкәрлек халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төр товарлар белән баетуны тәэмин итә. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне җәелдерү икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
2016 елда кече эшкуарлык өлкәсендә ваклап сату әйләнешенең район буенча 1 миллиард 665 миллион сум тәшкил итүен билгеләп үтми булмый. Кече эшкуарлык субъектларыннан кергән салым кертемнәре өлеше 12 процентны тәшкил итә. Районның кече һәм урта эшмәкәрлек секторы эшкуарлыкның 523 субъектын формалаштыра, шуларның 452се шәхси эшмәкәрләр. Район башлыгы аерым ассызыклап үткәнчә, кризис икътисадка начар йогынты ясауга карамастан, районда шәхси эшмәкәрләр саны кимемәде, ә киресенчә үсеш динамикасы күзәтелә. Районда шулай ук 50 крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә, шуның 29ы гаилә фермалары. Фермерлар авыл хуҗалыгы производствосының барлык традицион юнәлешләре буенча да үз эшләрен гамәлгә ашыралар. Районның торак пунктларында 9540 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, анда 9 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шуның 4 меңнән артыгы сөтлебикәләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең актив үсеш алуында дәүләт ярдәменең роле зур. 2015 елдан сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә алынган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасы актив эшли, ике ел эчендә генә дә районда 24 мини-ферма төзелгән һәм 4 миллион 300 мең сумга субсидия үзләштерелгән. Быел тагын 18 мини-ферма төзелгән һәм 3 миллион сумга якын субсидия бирелгән. Муниципаль бюджеттан да ярдәм күрсәтелә - соңгы 3 елда биш һәм күбрәк сыер асраучы йорт хуҗаларына бушлай 51 саву аппараты тапшырылган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм итүгә бәйле, булдыклы хуҗалар, табигый ки, үз хуҗалыкларын җәелдерәләр һәм, билгеләнгән максатларга ирешеп, тагын да зуррак - крестьян-фермер хуҗалыклары дәрәҗәсенә җитәләр.
Эшмәкәрләр белән очрашуга, яңа кануннар һәм норматив актлар турында беренче затлардан ишетеп белү, килеп туган проблемалар хакында уртага салып сөйләшер өчен, күзәтчелек ведомстволары һәм тармаклары, банк өлкәсе вәкилләрен дә чакырганнар. Район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина прокуратура органнары тарафыннан эшкуарлык мәнфәгатьләрен яклануның ничек оештырылган булуы хакында бәян итте. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнары территориаль бүлеге җитәкчесе Анна Трифонова кече эшкуарлык субъектларын тикшергәндә ачыкланган төп хокук бозулар һәм канундагы үзгәрешләр турында сөйләде. ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Рәфис Әхмәтҗанов аның ведомствосы тарафыннан кече бизнес субъектларын тикшергәндә ачыкланган төп кагыйдә бозуларга басым ясап, территориаль идарә эшчәнлеге белән таныштырды.
Эшмәкәрләр алдында кече эшкуарлык субъектларын тикшергәндә күренгән төп хокук бозулар һәм канундагы үзгәрешләр турындагы нотык белән Россия ФНСның ТР буенча 12нче номерлы районара Федераль салым хезмәте җитәкчесе Евгений Суслов чыгыш ясады.
Банк тармагы вәкилләре Мария Белова һәм Энҗе Талипова эшмәкәрләргә кече һәм урта бизнес субъектларын кредитлаштыру һәм район кибетләрендә сәүдә терминаллары урнаштыру мөмкинлекләре хакында җиткерделәр.
Районның иң өлкән эшкуарларыннан берсе Мансур Рафиков бизнес эшен уңышлы алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мансур Али улы иң мөһиме күптармаклы эш алып барырга кирәк дип саный, чөнки һәр тармакның, әйтик, кошчылык яки тәрәзәләр җитештерү юнәлешеме - һәркайсының үз сезоны. Ел әйләнәсе алып барылган бизнес кына, җитештерүне барлык тармаклар буенча да киңәйтеп, тотрыклы табыш китереп, яши, җәелә ала.
Иң яшь, әмма актив булган эшкуар - Мансур Сыраев үз эшчәнлегенең ничек алга китүе хакында сөйләде. Ул, яшь эшмәкәр буларак, өч миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алган һәм әлеге акчалар аңа мөгезле эре терлекләрне симертү белән шөгыльләнү мөмкинлеге биргән.
Эшкуарлар һәм хакимият арасындагы әңгәмә конструктив килеп чыкты - очрашуга, урыннарда теләүчеләргә бизнесны җәелдерүдә ярдәм итү өчен, авыл җирлекләре башлыклары да чакырулы иде. Ә күзәтчелек органнары үткәргән юридик ликбез - бизнес вәкилләренә кагыйдә бозулардан һәм, табигый ки, җәзалардан котылуда ярдәм итәчәк.
Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сораулар һәм борчулы мәсьәләләр буенча 8 (84344) 2-84-87, 2-80-07 кайнар линия телефоннары буенча шалтырата яки аларны ekonaks@mail.ru электрон почтага юллый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев