Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Еллык бурычлар үтәлгән

Яңа Аксубай авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында муниципаль берәмлек эшчәнлегенең барлык мөһим мәсьәләләре тикшерелде. Авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, хисап чорында башкарылган эшләргә анализ ясап, ниятләнгән планнарның шактый өлеше үтәлде, дип билгеләп үтте. Ләкин республика ярдәменнән, район тармаклары катнашыннан тыш хәл итү мөмкин булмаган проблемалар да бар. Шуларның берсе -...

Яңа Аксубай авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында муниципаль берәмлек эшчәнлегенең барлык мөһим мәсьәләләре тикшерелде.
Авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, хисап чорында башкарылган эшләргә анализ ясап, ниятләнгән планнарның шактый өлеше үтәлде, дип билгеләп үтте. Ләкин республика ярдәменнән, район тармаклары катнашыннан тыш хәл итү мөмкин булмаган проблемалар да бар. Шуларның берсе - Кисада искергән балалар бакчасы бинасы.
Узган елда үзара салым акчасына (595 мең сум) иң мөһим эшләр башкарылган.
Хисап чорында 70 мең сумга энергияне янга калдыра торган лампалар сатып алганнар һәм аларны торак пунктлар урамнарына урнаштырганнар, авыл юлларына вак таш түшәү, аларны кышын тиешле тәртиптә тоту, юл катламын төзекләндерү 140 мең сумга төшкән. Шулай ук су белән тәэмин итү өчен ике насос сатып алганнар, Кече Аксубайда коены ремонтлаганнар. 2016 елда үзара салым акчасының калган өлешен авыл җирлеген төзекләндерү эшләренә тотканнар. 2017 елда барлык торак пунктларда да үз көчләре белән буа булдырганнар, Кисада суэтем башнясын, Азат, Киса һәм Яңа Аксубайда суүткәргеч челтәрләрен ремонтлаганнар.
Агымдагы елга түбәндәге эшләр планлаштырылган: Киса авылы өчен суэтем башнясы сатып алырга, Яңа Аксубайның Искра урамына вак таш салу, Яңа Аксубай һәм Кече Аксубай зиратларын тотып алу, сакнкциясез чүплекләрне бетерү эшен дәвам итү, торак пункт урамнарында терлекләрнең ирекле утлап йөрүенә каршы халык белән эш алып бару, зират җирләрен кадастр исәбенә кую.
Совет утырышы тәмамланганнан соң, мәгариф системасында фидакарь хезмәт куйганы һәм авыл җирлегенең җәмәгать эшендә актив катнашканы өчен, Надежда Майоровага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев