Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ел вакыйгасы: күпер төзелгән

Районда муниципаль берәмлек Советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Район җитәкчелеге, төрле тармак вәкилләре һәм авыл халкы катнашындагы беренче утырыш Савруш авыл җирлегендә үтте. Авыл җирлеге Советы эше уңай бәяләмәгә лаек булды. Узган елда авыл җирлегендә авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту буенча күп эшләр башкарылган. Бу, беренче чиратта, Иске Саврушта озак көтелгән...

Районда муниципаль берәмлек Советларының киңәйтелгән утырышлары башланды.
Район җитәкчелеге, төрле тармак вәкилләре һәм авыл халкы катнашындагы беренче утырыш Савруш авыл җирлегендә үтте. Авыл җирлеге Советы эше уңай бәяләмәгә лаек булды.
Узган елда авыл җирлегендә авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту буенча күп эшләр башкарылган. Бу, беренче чиратта, Иске Саврушта озак көтелгән күперне куллануга тапшыру, Савруш һәм Яңа Савруш авылларында 2 километр озынлыктагы бишенче үткәргеч сузу, энергияне янга калдыра торган алты фонарь урнаштыру. Үзара салым маддәсе буенча халыктан 172 мең сум акча җыелган. Республикадан кушылган сумма белән исәпләнгән акчага Түбән Саврушта, Васильевкада буалар төзелгән, вак таш сатып алганнар һәм аны дүрт торак пункт урамнарына түшәгәннәр.
Узган елда авыл җирлегендә мөгезле эре терлекләр саны һәм шәхси сектордан эшкәртүгә сөт тапшыруны киметмәгәннәр. Елның җылы чорында автомобиль юлы буйлары һәм авыл урамнары тәртиптә тотылган.
Агымдагы елга планлаштырылган эшләр исәбендә: Түбән Саврушта - юллар, Иске Саврушта суүткәргеч проектларын әзерләү, Иске Савруш авыл мәдәният йорты бинасын ремонтлау, җирлеккә кергән торак пунктлар урамнарын төзекләндерү һәм тәртиптә тоту эшләрен дәвам итү.
Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Вячеслав Яковлев, "Аксубай" АФ механизаторы Алексей Илендеев, авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Светлана Колесникова район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашканы өчен пенсионерка Раиса Васиковага, мәдәни чараларны үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен Урмандеево авыл мәдәният йорты вәкилләре Архип Ивановка һәм Эдуард Ильинга Савруш авыл җирлеге советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев