Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ел программасы үтәлгән

Узган ел Урмандеево авыл җирлеге өчен позитив мизгелләр белән истә калды. Авыл җирлеге Заря поселогында чишмәне төзекләндерүгә социаль проектлар бәйгесендә грант отты (монда төзекләндерү эшләре алып барылды һәм Светлана Гулякова җитәкчелегендә Татарстан бәйсезлеге көнендә зур бәйрәм - чишмә ачу тантанасы булды), икенче грант акчасы янгыннан зыян күргән гаиләгә йорт төзү...

Узган ел Урмандеево авыл җирлеге өчен позитив мизгелләр белән истә калды.
Авыл җирлеге Заря поселогында чишмәне төзекләндерүгә социаль проектлар бәйгесендә грант отты (монда төзекләндерү эшләре алып барылды һәм Светлана Гулякова җитәкчелегендә Татарстан бәйсезлеге көнендә зур бәйрәм - чишмә ачу тантанасы булды), икенче грант акчасы янгыннан зыян күргән гаиләгә йорт төзү өчен файдаланылды. Тагын бер грант акчасын Савгач авылында елга аша күпер төзүгә тоттылар.
Узган ел 213 мең сум үзара салым акчасы җыелган (җирлек буенча үзара салым акчасын җыюда Заря поселогы кешеләренең өлеше зур). Республика бүлеп биргән акчаны кушып, аның күләме миллион сумнан арткан. Бу акчага Сидул Ерыклы авылында су үткәрү өчен 850 метр полиэтилен торба сатып алганнар. Шулай ук узара салым акчасына 800 тоннадан артык вак таш сатып алынган. Аны җирлекнең торак пунктлары (Сидул Ерыклыдан тыш) урамнарына түшәү өчен кулланганнар. Савгач авылында карьерны төзекләндергәннәр (агымдагы елда аның әйләнә-тирәсенә куаклар утырту һәм яшел зона булдыру планлаштырыла). Энергияне саклау программасы буенча Савгачта өстәмә - 30, Сосновкада 6 данә фонарь куйганнар.
Җирлек территориясендә шәхси хуҗалыклар актив үсеш ала, анда 600дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Халык сөт сатып яхшы акча эшләгән һәм ел башыннан алар күрсәткечләрне киметмиләр. Күмәк фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары уңышлы колач ала. 2017 елда Заря поселогында тагын бер - Петр Петровның гаилә фермасы пәйда булды.
Агымдагы елда да билгеләнешкә ия вакыйгалар көтелә: Урмандеево авылында авыл җирлекләренең административ биналарын төзү буенча республика Программасы; Савгач елгасы аша кичү төзү; зиратлар территориясен паспортлаштыру, суэтем башняларын лицензияләү эшләре гамәлгә ашырылачак. Урмандеево авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы күңелле мизгел белән тәмамланды. Җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Урмандеево авыл мәдәният йорты директоры Архип Иванов, Савгач авылы старостасы пенсионер Георгий Пимуллин район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Сәламәтләндерү өлкәсендә озак еллык фидакарь хезмәте өчен Валентина Кучуковага район үзәк хастаханәсеннән Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев