Рәсми
Дүрт аяклы дусларга йөрәк җылыңны бүләк ит
Аксубай үзәк китапханәсе дүрт аяклы дусларыбызга ярдәм йөзеннән "Җылы урын" бәйгесе үткәрә.
Ул 2018 елның 1 мартында "Уяну" экологик фестивале кысаларында узачак һәм бер максатны - этләргә һәм песиләргә яхшы мөнәсәбәт формалаштыруны күздә тота. Бәйгедә яшькә бәйсез рәвештә, барлык теләүчеләр катнаша ала. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: эт өчен оя,...
Аксубай үзәк китапханәсе дүрт аяклы дусларыбызга ярдәм йөзеннән "Җылы урын" бәйгесе үткәрә.
Ул 2018 елның 1 мартында "Уяну" экологик фестивале кысаларында узачак һәм бер максатны - этләргә һәм песиләргә яхшы мөнәсәбәт формалаштыруны күздә тота. Бәйгедә яшькә бәйсез рәвештә, барлык теләүчеләр катнаша ала. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: эт өчен оя, песи өчен өйчек, этләр һәм песиләр өчен ятак. Бәйгедә куллануга яраклы теләсә нинди конструкциядәге авторлык һәм күмәк эшләр кабул ителә. Бәйгегә юлланган әйберләр кире кайтарылмый - алар йортсыз хайваннар өчен приютка тапшырылачак. Иң яхшы "җылы урын" авторлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев