Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Дәүләт Советы депутатлары Аксубайда булып киттеләр

Аксубай районына Татарстан Дәүләт Советы депутатлары - Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Хадиев эшлекле сәфәр кылдылар. Район башлыгы Камил Гилманов озатуында алар халык белән очраштылар, район үсеше белән кызыксындылар, район үзәгенең...

Аксубай районына Татарстан Дәүләт Советы депутатлары - Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Хадиев эшлекле сәфәр кылдылар.
Район башлыгы Камил Гилманов озатуында алар халык белән очраштылар, район үсеше белән кызыксындылар, район үзәгенең ничек төзекләнүенә, ямьләнүенә сокландылар. Әмма аларның районга сәфәренең төп максаты - урып-җыю эшләре барышы белән танышу иде - алар басу-кырларда булып, игенчеләр һәм халык белән очраштылар.
- Безнең фракция гомумсәяси мәсьәләләр белән генә түгел, ә Татарстан Республикасы өчен икътисади мөһим эшләр белән дә кызыксына. Без президентлык институтының сакланышы өчен чыгыш ясыйбыз - бу республика өчен күп нәрсәләр бирә, шул исәптән инвестиция капиталын җәлеп итүне дә, республиканың, шул исәптән Аксубай районының да, өстәвенә эре шәһәрләр генә түгел, авылларның да күз алдында ямьләнүен, төзекләнүен күреп торабыз. Минем килүемнең сәбәбе - урыннарда халыкның ничек яшәвен күрү, чөнки авыл хезмәтчәннәре лаеклы тормыш алып барырга тиеш. Урып-җыю кампаниясе бара, мин ун районда булдым, чагыштырырлык нәрсәләр бар: аксубайлылар хезмәт сөючән халык.
Хафиз Гаяз улы аралашу вакытында Иске Кыязлы һәм Иске Ибрай авыл мәдәният йортларын ремонтлауга кагылышлы халыкның үтенечен дә искә алып үтте.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Хадиев Татарстанда һәм шулай ук безнең районда да күзәтелгән катлаулы табигать шартлары һәм урак өсте хакында сөйләде. Сөйләшү вакытында ул Россиядә, шулай ук Татарстанда да азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен күп нәрсәләр эшләнүен ассызыклады.
- Татарстанда канунлы актлар кабул ителде, шуларның иң мөһимен - азык-төлек иминлегенә кагылышлысын депутатлар Дәүләт Советының соңгы сессиясендә кабул иттеләр. Ул продукциянең физик тәэмин ителешенә һәм бәяләрнең бөтен категория кешеләр өчен дә яраклы булуына чакырылган. Бу һәр кешегә, һәр гаиләгә кагыла, - дип фикерләре белән бүлеште Таһир Галимҗан улы.
Дәүләт Советы депутаты, быел Аксубай хезмәтчәннәре чыдамлыкка имтихан тоттылар, шуңа күрә игенчеләр белән очрашу һәм басуларда игеннәрнең ничек өлгерүен күрер өчен шәхсән килдем, дип билгеләп үтте. Район башлыгы белән алар "Аксубай" агрофирмасы кырында булдылар, чәкәнбаш һәм борчак мәйданнарын карадылар.
Депутатлар күңелендә районга сәфәр кылудан бары тик уңай тәэсирләр генә калды, алар кыр хезмәтчәннәренә уракның уңышлы тәмамлануын, һава торышының уңай булуын теләделәр.
- Быел урып-җыю кампаниясе яхшы темплар белән бара, уңышның мул буласына нигез бар. Игенчеләрнең кәефләре күтәренке, аларның сөенечен кыр эшләре барышы белән танышырга килгән депутатлар да уртаклаша, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев