Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Диспансерлаштыру

Быел 2 меңгә якын аксубайлы диспансерлаштыру үтте. Бу планлы медицина тикшеренүе үтәргә тиешле кешеләрнең яртысы дигән сүз. Үзәк район хастаханәсенең профилактика бүлеге мөдире Люция Гатина билгеләп үткәнчә, диспансерлаштыру барышында төрле стадиядәге онкология авырулары табылган. Шуларның алты очрагы дәлилләнгән. Шулай ук 175 хатын-кызда - фиброз-кистоз мастопатия авыруы, 78 ир-атта үзенчәлекле простатик...

Быел 2 меңгә якын аксубайлы диспансерлаштыру үтте.

Бу планлы медицина тикшеренүе үтәргә тиешле кешеләрнең яртысы дигән сүз.

Үзәк район хастаханәсенең профилактика бүлеге мөдире Люция Гатина билгеләп үткәнчә, диспансерлаштыру барышында төрле стадиядәге онкология авырулары табылган. Шуларның алты очрагы дәлилләнгән. Шулай ук 175 хатын-кызда - фиброз-кистоз мастопатия авыруы, 78 ир-атта үзенчәлекле простатик антиген (ПСА) табылган.

Диспансерлаштыру - гражданнарның үлеменә һәм инвалидлыгына китерергә сәләтле куркыныч авыруларны вакытында ачыклау, профилактикалау һәм дәвалауга юнәлдерелгән диагностик һәм дәвалау характерындагы медицина чаралары комплексы.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясендә бердәм диспансерлаштыру 2013 елда кертелде. Программа хроник авырулардан үлүчеләр санының елдан-ел арта баруы сәбәпле кабул ителде.

2017 елда 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927 елларда туган кешеләр диспансерлаштыру үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев