Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Депутатлар киңәште

Аксубай муниципаль район Советының унбишенче утырышы булып узды. Утырышны Совет рәисе Камил Гилманов алып барды. Анда Дәүләт Думасы Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.Депутатлар Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Уставы һәм бюджеттагы үзгәрешләрне тикшерделәр. Көн тәртибенә бюджетта дотацияне алмаштыру белән килешү һәм муниципаль хезмәткәрләрнең коммерция булмаган оешмалар белән түләүсез идарә итүдә...

Аксубай муниципаль район Советының унбишенче утырышы булып узды.

Утырышны Совет рәисе Камил Гилманов алып барды. Анда Дәүләт Думасы Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.Депутатлар Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Уставы һәм бюджеттагы үзгәрешләрне тикшерделәр. Көн тәртибенә бюджетта дотацияне алмаштыру белән килешү һәм муниципаль хезмәткәрләрнең коммерция булмаган оешмалар белән түләүсез идарә итүдә катнашуга рөхсәт алу тәртибе мәсьәләләре кертелде.
Ел саен район сайтында муниципаль вазифалар һәм контракт буенча башкарма комитет җитәкчесе вазифасын биләгән затлар тәкъдим иткән керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм милек характерындагы бурычлар турындагы мәгълүматлар яңарып тора. Камил Гилманов, канун барысы өчен дә бер, мәгълүматлар вакытында тәкъдим ителергә тиеш, дип кисәтте. Канун буенча алар массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгарга һәм Интернет челтәрендә урнаштырылырга тиеш. Депутатларны яңа нәшрияттагы Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Положение белән таныштырдылар.
Район парламентариясе аксубайлы Әфрәим Кузюровка һәм Такталы авылында яшәүче Хәлим Әхмәтҗановка "Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Мактаулы гражданины" исемнәрен бирүне бертавыштан кабул итте.
Депутатлар корпусы муниципаль ихтыяҗлар өчен кирәк-ярак, товарлар сатып алу, хезмәтләр күрсәтүне оештыру мәсьәләләрен тикшерде һәм Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль райоынында товарлар җитештерүче, эш һәм хезмәтләр тәкъдим итүче дәүләт (муниципаль) учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм физик затлардан тыш, юридик затларга субсидияләр тәкъдим итү тәртибен тикшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев