Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Депутат бәя бирде, балалар да

Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы комплексы яңа уку елын яңартылган бинада каршы алачак. Монда проект бәясе 2 миллион 400 мең сум тәшкил иткән капиталь ремонт ясалды. Яңартылган бинада беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев кунак булдылар. Ял көне, шуның өстенә көннең икенче яртысы булуга...

Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы комплексы яңа уку елын яңартылган бинада каршы алачак.

Монда проект бәясе 2 миллион 400 мең сум тәшкил иткән капиталь ремонт ясалды.
Яңартылган бинада беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев кунак булдылар.
Ял көне, шуның өстенә көннең икенче яртысы булуга карамастан, аларны мәктәптә тулы составтагы укытучылар коллективы һәм ата-аналар каршы алды. Алар мәктәпне кабул итүгә әзерләп, соңгы эшләрне башкаралар иде.
- Болар безнең хезмәтчәннәр, алар ремонт башланганнан алып иртәдән кичкә кадәр мәктәптә көч куйдылар, коллективка да, ару белмәс ата-аналарга да рәхмәттән башка сүз юк - бу безнең укучылар, авыл халкы өчен тырышкан уртак хезмәтебез, - дип билгеләп үтте комплекс директоры Ольга Копанева һәм аннан соң кунаклар өчен бина буйлап сәяхәт оештырды.
Мәктәптә дә, балалар бакчасында да, Хәмит Зәйдуллинның подряд оешмасы тарафыннан бина фасадыннан тотынып эчке эшләргә кадәр зур ремонт эшләре башкарылган. Ишекләр, тәрәзәләр алмаштырылган, җылы санитария челтәре булдырылган, укучыларны кабул итү тамбуры төзелгән, сыйныфларда, уен төркемнәрендә, кабинетларда эчке эшләр башкарылган, электр үткәргечләре тулысынча алмаштырылган.
- Түбәнбаландалыларга, дөрестән дә, ярдәм итәсе генә килеп тора. Бу мәктәп-балалар бакчасы - рейтинг буенча - районда иң яхшысы, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итүгә әзерлек буенча республика кабул итү чарасы да монда узды.
Авылда оста куллы уңганнар күп, укытучылар арасында гына түгел, авыл мәдәният учагы хезмәткәрләре арасында да тумыштан талантлылар бар. Алар авылны төзекләндерү өчен бергәләп проектлар төзиләр, грантлар оталар. Түбәнбаландалыларга тумыштан бирелгән туган төбәкләренә мәхәббәт балалар бакчасында - тәрбия, мәктәптә белем алып көчәя генә бара.
Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев мәктәп-балалар бакчасын, ясалган ремонтны күреп хәйран калды, шуның өстенә патриот-педагоглар, укучыларның әти-әниләре дә аның күңелендә бары якты хисләр генә калдырды.
- Республика буйлап "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе атлый, монда күрсәтелгән ярдәм аның кысаларыннан артыгы белән чыккан, җәйге эш күп булган чорга карамастан, үз теләкләре белән мәктәпкә ярдәм итәргә килүчеләрнең барысына да, укытучылар коллективына да рәхмәт әйтәсе килә, - дип йомгак ясады Таһир Галимҗан улы.
Өч ай дәвамында, балалар яңартылган мәктәпкә һәм балалар бакчасына килсеннәр өчен, үзенең тырыш хезмәте белән 1 сентябрьне якынайткан кешеләрнең исемнәрен атап үтми мөмкин түгел. Болар Харитоновлар, Ворониннар, Тихоновлар, Мироненко гаиләләре, Анастасия һәм Михаил Маловлар. Владимир Васильевич Борисов, Мария Васильевна Генералова, Евдакия Васильевна Мартынова мәктәпкә хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Шулай ук мәктәп коллективына да зур эш йөге туры килде. Мәктәп директоры, чиксез энтузиазм өстендә ял көннәрендә хәтта ярты төнгә кадәр нәкъ менә мәктәп коллективы тырышып хезмәт куйды, дип горурланып сөйләде.
Мәктәп-балалар бакчасы белән бер түбә астында Түбән Баланда авылының медпункты да урнашкан - хәзер ул мәктәпкә керү юлында яңа тамбур белән берләштерелгән. Димәк, уңайлылыкларны балалар гына түгел, фельдшерның кабинетка чакыруын көтеп утырган авыл кешеләре дә лаеклы бәяләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев