Чын сыер мае
Аксубай ветеринария лабораториясендә күп кенә хуҗабикәләрнең һәм сөт продукциясен яратучыларның игътибарына лаек тикшерү үткәрелде. Лаборатория белгечләре район үзәге кибетләрендә сатылган, җирле май заводы һәм Россиянең төрле шәһәрләре предприятиеләрендә җитештерелгән төрле маркадагы атланмайны тикшерделәр. Нәтиҗә: ялган май табылмаган. Моннан күренгәнчә, барлык тикшерүгә алынган май тиешле нормаларга туры китереп җитештерелгән. Шулай да,...
Аксубай ветеринария лабораториясендә күп кенә хуҗабикәләрнең һәм сөт продукциясен яратучыларның игътибарына лаек тикшерү үткәрелде.
Лаборатория белгечләре район үзәге кибетләрендә сатылган, җирле май заводы һәм Россиянең төрле шәһәрләре предприятиеләрендә җитештерелгән төрле маркадагы атланмайны тикшерделәр. Нәтиҗә: ялган май табылмаган. Моннан күренгәнчә, барлык тикшерүгә алынган май тиешле нормаларга туры китереп җитештерелгән. Шулай да, пастеризацияләнгән каймактан ясалган акмай шик тудыра икән, әлеге продуктны шулай ук ветеринария берләшмәсенә түләүсез нигездә тикшерүгә алып килеп була. Моның өчен бары тик сатып алынган товарның чегын гына күрсәтергә кирәк.
Фото: womanadvice.pl
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев