Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Чүп өчен түләргә кирәк

Аксубайда туксанынчы еллар азагында урнаштырылган чүп контейнерлары - цивилизациягә зур адым булды. Чүп савытлары куелгач чүп аз булыр, бистә чистарыр дигән өмет яшәде. Әмма бу медальнең бер ягы гына булып чыкты. - Кайбер кешеләр хәзер дә чүп өчен түләмиләр, - дип сөйли "Төзекләндерү" ҖЧҖ директоры Рәмис Сафиуллин. - Шуның өстенә...

Аксубайда туксанынчы еллар азагында урнаштырылган чүп контейнерлары - цивилизациягә зур адым булды.

Чүп савытлары куелгач чүп аз булыр, бистә чистарыр дигән өмет яшәде. Әмма бу медальнең бер ягы гына булып чыкты. - Кайбер кешеләр хәзер дә чүп өчен түләмиләр, - дип сөйли "Төзекләндерү" ҖЧҖ директоры Рәмис Сафиуллин. - Шуның өстенә оятсыз рәвештә контейнерлардан файдаланалар. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ТКХ файдаланган өчен бирелгән квитанцияләрдә каты көнкүреш калдыклары өчен аерым графа белән түләсәләр, шәхси сектор исә - түләми, килешү төзүдән баш тарта. Ә бит кайбер урамнарда чүпне график буенча җыю да оештырылган - шалтырату килү белән машина чүп төялгән капчыкларны алып китә. Чүп чыгару - ул акча таләп иткән чыгым, ә чыгымнарны югарыда телгә алынган оешма күтәрә. Компания җитәкчесе аксубайлылардан каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешү төзергә чакыра. Гаиләнең һәр әгъзасына түләү суммасы 40 сум тирәсе, аның каравы сезнең намусыгыз да, контейнерлар да чиста булачак. Сездән җыелган акча савытларны чистартуга тотылачак. "Төзекләндерү" предприятиесе хезмәттәшлек итәргә әзер - яшәүчеләрнең теләкләре буенча контейнерларны һәр урамда урнаштырырга яки чүпне атнаның билгеле бер көнендә, билгеле сәгатьтә килешү буенча алып китәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев