Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Чисталык өчен – велосипед

Аксубай укучылары тәртип урнаштырган өчен велосипедка ия була алалар. ТРның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, велосипед һәм туристик палаткаларны Казанда, шимбә өмәсенең Үзәк мәйданында уйнатачаклар. Анда #ЭКОяз2017 табигатьне саклау акциясендә катнашучы флаеры булган һәркем катнаша ала. Ә флаер үз районында, шәһәрендә генераль чистартуда катнашкан кешеләргә биреләчәк. Моның...

Аксубай укучылары тәртип урнаштырган өчен велосипедка ия була алалар.

ТРның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, велосипед һәм туристик палаткаларны Казанда, шимбә өмәсенең Үзәк мәйданында уйнатачаклар. Анда #ЭКОяз2017 табигатьне саклау акциясендә катнашучы флаеры булган һәркем катнаша ала. Ә флаер үз районында, шәһәрендә генераль чистартуда катнашкан кешеләргә биреләчәк. Моның өчен шимбә өмәсенә чыгып, территорияне җыештыруда катнашырга, бу турыда (фото яки видоематериаллар тәкъдим итәргә) үзегезнең территориаль экология идарәсенә (телефон номеры түбәндә күрсәтелгән) хәбәр итәргә һәм төп бүләк - велосипедка дәгъва белдерүчеләрнең берсе булырга. Җиңүчеләр билгеләнгән җиде урынлы номер буенча ачыкланачак, шуңа күрә флаерны 2017 елның 31 маена кадәр сакларга кирәк.

Үзәк шимбә өмәсенең кайда һәм кайчан узуы турында Татарстан Экология министрлыгының рәсми сайтында һәм @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT Instagram аккаунтында хәбәр ителәчәк. Белешмәләр өчен Чистайдагы телефон: 8 (84342) 5-35-19.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев