Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Чисталык барысына да ошый

Аксубайда матур традициягә әйләнгән, бөтен район мәктәпләре чыгарылыш укучыларын үзенә җыйган чыгарылыш кичәсе узды. Бу елны 11 сыйны фны 148 укучы тәмамлады. Җомга кичендә алар ата-аналары, укытучылары белән үзәк мәйданга, балачакның соңгы бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдылар. Кызлар искиткеч матур күлмәкләрдә - хәзер озын итәкле күлмәкләр чыгарылыш укучылары арасында зур популярлык...

Аксубайда матур традициягә әйләнгән, бөтен район мәктәпләре чыгарылыш укучыларын үзенә җыйган чыгарылыш кичәсе узды.

Бу елны 11 сыйны


фны 148 укучы тәмамлады. Җомга кичендә алар ата-аналары, укытучылары белән үзәк мәйданга, балачакның соңгы бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдылар. Кызлар искиткеч матур күлмәкләрдә - хәзер озын итәкле күлмәкләр чыгарылыш укучылары арасында зур популярлык алды. Һәм аларга тиң булган матур киенгән егетләр.

Чыгарылыш кичәсе күптән инде район үзәгендә уздырылган иң гаҗәеп чараларның берсенә әверелде, шуңа күрә бу кичәне карарга, укучылар парады, яшьлекнең матурлыгы белән сокланырга бистә халкы да килде.

Бал укучылар дефилесыннан башланды. Кичәге укучылар кызыл келәм җәелгән юлдан атлап, үз урыннарын алдылар.

- Белем алу, шатлыклар, җиңүләр, яңа ачышлар белән үрелеп барган мәктәп еллары артта калды, - дип сәламләде "тормыш" дип аталган юлның иң беренче этабын узган бәйрәм геройларын район башлыгы Камил Гилманов. - Сез беренче кыңгыраудан аттестат алуга, балаларның күзаллавыннан олы тормышка беренче адымнар ясауга кадәр зур юл үттегез. Киләчәккә таба атлауда нинди генә юл сайласагыз да, сезне Аксубай районында көтеп алачакларын белеп торыгыз. Бәйрәм белән сезне - яшьлек, матурлык һәм сәләтнең тантана итүе белән.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин республика җитәкчелеге исеменнән котлауларын җиткерде.

Яңа Дума авылы мәктәбе чыгарылыш укучысы Самат Зәйдуллин һәм Аксубайның 3 нче мәктәбе чыгарылыш укучысы Аида Глезденева "Укудагы аерым уңышлары өчен" Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнделәр. Бу бүләкне алучылар бәлки күбрәк тә булыр иде, ләкин соңгы имтихан нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.

Ике яисә күбрәк фәннәр буенча иң югары баллар туплаган чыгарылыш укучылары укудагы уңышлары өчен мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Болар Аида Глезденева, Булат Зәйдуллин, Анна Крайнова, Ксения Павлова (3 нче мәктәп), Самат Зәйдуллин (Яңа Дума мәктәбе), Данила Матвеев (Иске Үзи мәктәбе), рус теленнән БДИда 100 балл җыйган Яна Муллина, Диана Пименова (Иске Тимошкино мәктәбе), Нәфис Сәрвәров (Кәкре Күл мәктәбе), Елизавета Яругина (Иске Мокшино мәктәбе). Чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары район башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары алдылар.

Чыгарылыш укучыларын районның мәдәният һәм спорт өлкәләре җитәкчеләре дә котладылар, алар районның җәмәгать тормышында катнашкан укучыларга мактау грамоталары тапшырдылар.

Мәктәпләр буенча экскурсия Чыгарылыш-2017нең үзенчәлеге булып торды. Мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары чыгышлары концерт программасына ямь өстәде. Тантана бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев