Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

“Частник“ операциясе үтә

18 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр "Частник" республика профилактик операциясе үтә. Аны үзйөрешле машиналарны канун таләпләренә туры китереп куллануны күзәтүне оештыру максатыннан ЮХИДИ бүлеге белән берлектә ТР Гостехнадзор хезмәте үткәрә. Ул иминлек кагыйдәләре таләп иткәнчә үзйөрешле машиналарны куллануны контрольләүгә, шундый техника катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмауга юнәлдерелгән. Операцияне үткәрү чорында шәхси хуҗаларның...

18 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр "Частник" республика профилактик операциясе үтә.

Аны үзйөрешле машиналарны канун таләпләренә туры китереп куллануны күзәтүне оештыру максатыннан ЮХИДИ бүлеге белән берлектә ТР Гостехнадзор хезмәте үткәрә. Ул иминлек кагыйдәләре таләп иткәнчә үзйөрешле машиналарны куллануны контрольләүгә, шундый техника катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмауга юнәлдерелгән. Операцияне үткәрү чорында шәхси хуҗаларның һәм юридик затларның куллануда булган үзйөрешле машиналары һәм тагылмаларының техник торышын, куллануга рөхсәт язуын, тиешле категорияле тракторист-машинист таныклыгы булуын, дәүләт теркәү билгеләрен кагыйдәләргә туры китереп кую һәм аларның булуын тикшерәчәкләр. Техника хуҗалары шулай ук тикшерүчеләргә техник карау узу турында документ та тәкъдим итәргә тиеш. Җитешсезлекләр ачыкланганда, хуҗаларга карата административ йогынты ясау чаралары кулланылачак һәм аларны бетерүгә күрсәтмәләр биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев