Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бистә тагын да ямьләнәчәк

Район үзәгенең чәчәкләргә күмелеп утырган Мазилин урамы киләчәктә тагын да матуррак һәм ямьлерәк булачак. Шул көннәрдә монда шимбә өмәсе оештырылды. Өмәдә район үзәгенең бюджет оешмалары һәм предприятиеләре эшчеләре катнашты. Алар тротуар буйлап, башыннан алып ахырына (район үзәк хастаханәсенә) кадәр, 800 төп кечкенә агач үсентеләре утырттылар. Алар бердәм, тәртипле эшләделәр: берәүләр...

Район үзәгенең чәчәкләргә күмелеп утырган Мазилин урамы киләчәктә тагын да матуррак һәм ямьлерәк булачак.

Шул көннәрдә монда шимбә өмәсе оештырылды. Өмәдә район үзәгенең бюджет оешмалары һәм предприятиеләре эшчеләре катнашты. Алар тротуар буйлап, башыннан алып ахырына (район үзәк хастаханәсенә) кадәр, 800 төп кечкенә агач үсентеләре утырттылар. Алар бердәм, тәртипле эшләделәр: берәүләр санап алып, бертигез аралыкта чокырлар казыдылар, икенчеләре үсентеләрне утырттылар. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең башкарма комитет җитәкчесе Леонид Жуков та аларның эшкә намуслы якын килүләрен билгеләп үтте.
Район башлыгы Камил Гилманов та Мазилин урамын яшелләндерүгә үз өлешен кертте - агач утыртты.
- Берничә елдан бу урамны танып булмаячак, - дип билгеләп үтте ул. - Әмма моның өчен безнең үзебезгә көч куярга - үсентеләрне тәрбияләргә, су сибәргә кирәк.
Үсентеләр әлегә бик бәләкәй, тулаем җирлектә аларны күреп тә бетереп булмый. Әмма еллар үтәр һәм алар җирлекне ямьләндереп үсеп, җәелеп китәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев