Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Рөстәм Әхмәтшин баш табиб итеп билгеләнде

Кичә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Аксубай үзәк хастаханәсе коллективына яңа баш табибне - Рөстәм Әхмәтшинны тәкъдим итте. Адель Вафин белән бергә районга Сәламәтлек министрлыгы кадрлары белән эшләгән Үзәк хастаханәнең элеккеге баш табибе Ратмир Мостафаев та килде. Район башлыгы Камил Гилманов элеккеге җитәкчегә намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде....

Кичә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Аксубай үзәк хастаханәсе коллективына яңа баш табибне - Рөстәм Әхмәтшинны тәкъдим итте.

Адель Вафин белән бергә районга Сәламәтлек министрлыгы кадрлары белән эшләгән Үзәк хастаханәнең элеккеге баш табибе Ратмир Мостафаев та килде.
Район башлыгы Камил Гилманов элеккеге җитәкчегә намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Әхмәтшин Рөстәм Рәис улы. 1982 елның 15 декабрендә Әлмәт шәһәрендә дөньяга килә. 2009 елда "Дәваландыру эшләре" белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, 2010 елда "Сәламәтлек саклауны оештыру һәм җәмәгать сәламәтлеге" белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетында интернатураны тәмамлый. Хезмәт юлын 2010 "ТР СМ диспетчер үзәге" ТР ГАУда башлый, ул анда балалар туклануы бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2014 елдан "Медицина университеты клиникасы" ГАУЗда клинико-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары вазифасын башкара. Өйләнгән, бер кыз тәрбияли.
- Ратмир Равил улы 3 елдан артык баш табиб вазифасын башкарды, үзен белемле белгеч буларак күрсәтте. Ул җитәкчелек иткән чорда ФАПлар төзелде һәм ремонтланды, Үзәк хастаханә барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылды, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Сәламәтлек саклау министры хезмәттәшләренә Татарстанда сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге турында сөйләде. Материаль-техник базаны ныгыту эшләренең ничек баруы һәм халыкка беренче медик-санитар ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча чараларны тормышка ашыру турында да бәян итте. Бердәм корпоратив культура базасында инновацион һәм һәр пациентка юнәлдерелгән системаларны ясауга аерым игътибар юнәлтте.
Яңа баш табибны тәкъдим итеп ул анарга уңышлар теләде һәм Аксубай Үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә яңа баш табибны хуплауларын, ә район башлыгына - кадрлар белән эш алып баруга аерым игътибар итүне сорады, чөнки Аксубай районын югары квалификацияле табиблар белән тәэмин итү - беренче сандагы мәсьәлә.
Рөстәм Әхмәтшин яңа вазифаны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының хуплавы буларак кабул итте һәм аларның ышанычларын, һичшиксез, акларга тырышачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев