Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Без булмасак, кем эшләр?

1 апрельдән санитария-экология икеайлыгы старт алды. Ике ай эчендә район территориясендә халыкның экология һәм санитария- эпидемиология иминлегенә җавап биргән таләпләр тулысынча үтәлергә тиеш. Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов үзенең аңлатмаларын китерде. Тулаем алганда район санитария-экология икеайлыгына әзер, дип белдерде ул. Район үзәгендә су агу торбаларын чистарту буенча...

1 апрельдән санитария-экология икеайлыгы старт алды.
Ике ай эчендә район территориясендә халыкның экология һәм санитария- эпидемиология иминлегенә җавап биргән таләпләр тулысынча үтәлергә тиеш.
Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов үзенең аңлатмаларын китерде. Тулаем алганда район санитария-экология икеайлыгына әзер, дип белдерде ул. Район үзәгендә су агу торбаларын чистарту буенча эш башланган. Кар эреп бетү белән территорияләр тәртипкә китереләчәк. Кирәкле техника да әзер. Икеайлык чорында каты көнкүреш калдыклары полигоны чүп-чарны бушлай кабул итәчәк, шуның өчен аны шәхси техника белән китерергә дә була.
Бигрәк тә истәлекле урыннарда, зиратларда, паркларда һәм скверларда тәртип урнаштыруга һәм, әлбәттә инде, санкциясез чүплекләрне бетерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Экология министрлыгының Волжск-Кама территориаль идарә җитәкчесе Рәфис Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, узган елда җиде район территориясендә 524 тикшерү үткәрелгән, 519 кагыйдә бозу ачыкланган, 485 беркетмә төзелгән.
ТРның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков журналистлар белән брифингта "Экояз-2018"дәге яңалыклар турында сөйләде. Хәзер исә санкциясез чүплекләрне бетерүгә мәктәп укучылары гына түгел ("Мәктәп экопатруле" аша), шулай ук вузлар һәм ссузлар студентлары да үз өлешләрен кертә алалар. Алар чүпне канунсыз урнаштыру фактларын гәүдәләндергән фотоларны "Халык контроле" ГИСка җибәрә алалар. Иң активларны "Иң актив ВУЗ/ССУЗ" һәм "Иң актив студент" номинацияләрендә призлар көтә. Шулай ук бөтен халык һәм оешмалар үзләренең экологик табигатьне саклау инициативаларын гамәлгә ашыра һәм "ЭКОЯЗ-2018" бәйгесендә катнаша алалар. Бәйге ике - район һәм республика этапларында үтә. Иң актив мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, предприятие, гаиләне - кабаттан призлар көтә, ә иң яхшы муниципаль районны уен мәйданчыгы белән бүләкләячәкләр.
Башкарма комитет җитәкчесе, 2018 елның Игелек елы буларак игълан ителүен искә төшерде. Шуңа бәйле игелекле кешеләрнең табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашулары көтелә. Җиңү волонтерлары һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумы каршында эшләп килгән "Чистабулачак" яшьләр экохәрәкәте үзләренең әлеге чарага әзер булуларын белдерделәр.
- Без район халкын, оешма һәм предприятиеләр коллективларын санитар шимбә өмәләрендә актив катнашырга чакырабыз, - диде Анатолий Федорович. - Әгәр үзебез яшәгән, эшләгән территориядә без үзебез тәртип салмасак, безнең өчен моны кем эшләр икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев