Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми

Бөек Ватан сугышы Геройлары

Аксубай районы вәкилләре Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казан шәһәренең Җиңү паркында үткән тантанада катнаштылар. Аксубайлылар һәлак булган татарстанлылар истәлегенә дан җырлап, күп милләтле Аксубай районы исеменнән Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә куелган Мемориал итәгенә веноклар салдылар. Аксубай районы делегациясен башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов җитәкләде. Ватан сакчысы көнен бәйрәм итүдә...

Аксубай районы вәкилләре Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казан шәһәренең Җиңү паркында үткән тантанада катнаштылар.
Аксубайлылар һәлак булган татарстанлылар истәлегенә дан җырлап, күп милләтле Аксубай районы исеменнән Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә куелган Мемориал итәгенә веноклар салдылар. Аксубай районы делегациясен башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов җитәкләде. Ватан сакчысы көнен бәйрәм итүдә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, хәрби бәрелешләр ветераннары Таһир Әхмәтвәлиев, Таһир Фәхретдинов, Фәрит Нургатин, балалар һәм үсмерләр патриотик хәрәкәтенең муниципаль штабы җитәкчесе Алексей Никитин, яшь армияче Вячеслав Александров катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев