Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Башкарылган эшләр аз түгел

Түбән Баланда "Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы" комплексына капиталь ремонт ясау Кәкре Күл авыл җирлеге халкы өчен төп вакыйгага әверелде. Республиканың барлык белем бирү учреждениеләре арасында Түбән Баланда комплексы "Иң яхшы капиталь ремонт ясалган балалар бакчасы" номинациясендә җиңү яулады һәм лауреат дипломы, 200 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Узган елда Кәкре Күлдә...

Түбән Баланда "Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы" комплексына капиталь ремонт ясау Кәкре Күл авыл җирлеге халкы өчен төп вакыйгага әверелде.
Республиканың барлык белем бирү учреждениеләре арасында Түбән Баланда комплексы "Иң яхшы капиталь ремонт ясалган балалар бакчасы" номинациясендә җиңү яулады һәм лауреат дипломы, 200 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Узган елда Кәкре Күлдә үзара салым акчасына авыл мәдәният йорты бинасы тәрәзәләрен алмаштырганнар, керү юлын төзегәннәр. Агымдагы елда урам сәхнәсен төзекләндерү эше дәвам ителәчәк. 2017 елда ветераннар советы инициативасы буенча Түбән Баланда авылында "Тыл хезмәтчәннәренә" стела урнаштырылган, Җиңү паркында брусчатка җәйгәннәр, бу эшкә үзара салым акчасы да, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр биргән акча да тотылган.
Иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгесендә җиңгән өчен бирелгән акчага музыкаль җиһаз өчен аксессуарлар, яктырту җиһазлары, ут сүндергечләр, балалар бакчасы өчен туңдыру камерасы, спорт киемнәре һәм мәктәп укучылары өчен спорт кирәк-яраклары, комплексның уен бүлмәсенә җиһаз сатып алганнар, Кәкре Күл ФАПының тышкы ягын төзекләндерүгә тотканнар.
Кәкре Күлдә паркны төзекләндерү эшләре алып барыла. Күл ярларын тигезләгәннәр, тамырлардан чистартканнар һәм планировка ясаганнар. Участокның яртысын тотып алганнар.
2017 елда 1700 метр бишенче үткәргеч сузылган һәм җиде яктырткыч урнаштырылган. Җирлектә тулаем алганда 96 яктырткыч урнаштырылган. Быел тагын 19 яктырткычны электрны янга калдыра торган фонарьләргә алмаштыру күздә тотыла. Үзара салым акчасына авыл эчендәге 850 метр юл күтәртелгән һәм аңа вак таш түшәлгән.
2018 елга да шундый ук күләмдә эш башкару һәм Түбән Баландада күперне ремонтлау планлаштырыла.
Хисап елында Кәкре Күлдә суэтем башнясын алмаштырганнар, Түбән Баландада башня сатып алып аны урнаштырганнар, Аксубай урман заводы поселогында һәм Югары Баландада коелар казылган. 2018 елда Түбән Баландада чишмәне, коены төзекләндерергә, электр җиһазларын алмаштырырга, скважиналар өчен торбалар сатып алырга ниятлиләр.
Түбән Баландада - суүткәргечне, Кәкре Күлдә мәктәпне ремонтлауга, Түбән Баланда авыл мәдәният йортының газ казанын алмаштыруга һ.б. бәйле мәсьәләләр кала бирә.
Җыен соңында җирлек тормышына битараф булмаган барлык кешеләргә дә рәхмәт белдерелде. Ветераннар советы рәисе Аркадий Борисов, хисапчы Валентина Тимофеева һәм китапханәче Татьяна Коннова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев