Район Советының чираттагы утырышында иминлек, экстремизмга һәм терроризмга каршы тору чаралары турында сөйләштеләр. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев чит илләрдә хәрби конфликтларда катнашучы халыкара оешма әгъзаларының террористик эшчәнлеккә каршы юнәлештә кулланылган чаралары турында хисап тотты. Ул шулай ук террористик идеологияләргә тартылган категория кешеләре белән үткәрелгән профилактик...
Район Советының чираттагы утырышында иминлек, экстремизмга һәм терроризмга каршы тору чаралары турында сөйләштеләр.
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев чит илләрдә хәрби конфликтларда катнашучы халыкара оешма әгъзаларының террористик эшчәнлеккә каршы юнәлештә кулланылган чаралары турында хисап тотты. Ул шулай ук террористик идеологияләргә тартылган категория кешеләре белән үткәрелгән профилактик чаралар турында сөйләде.
Полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов игътибарны халык күпләп йөргән урыннарны террористик гамәлләрдән саклау кирәклегенә юнәлтте.
Әлеге юнәлештә район халкының уяулык дәрәҗәсе, авыл җирлекләрендә, шул исәптән дини учреждениеләрдә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эшләре турында Иске Кыязлы авыл җирлеге үрнәгендә аның башлыгы Илшат Заһидуллин сөйләде.
Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова комиссия әгъзаларына югары куркынычлылык тудырган объектлар исемлеген тагын бер кат санап үтте.
- Террористик якланыш планында безнең эшебез кисәтү һәм профилактикалауга юнәлдерелгән булырга тиеш, барлык объектларны да видеокүзәтү камералары, кешеләр күпләп йөргән урыннарны металл кысалар белән җиһазларга. Әлеге очракта финанска бәйле бернинди киртә дә булырга тиеш түгел, - дип искәртте район башлыгы Камил Гилманов.
Нет комментариев