Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Армиягә чакыру төгәлләнде

Менә районда язгы чакырылыш 2017 дә тәмамланды. Чирмешән комиссариаты белән берләштерелгән составта үткән чакырылыш кампаниясенең беренчесе иде бу. Аксубай бүлекчәсе эшне ничек башкарды, чакыру ничек үтте - боларның барысы турында да Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин белән әңгәмә корабыз. - Чакыру комиссиясенең тулы составта, план буенча...

Менә районда язгы чакырылыш 2017 дә тәмамланды.
Чирмешән комиссариаты белән берләштерелгән составта үткән чакырылыш кампаниясенең беренчесе иде бу. Аксубай бүлекчәсе эшне ничек башкарды, чакыру ничек үтте - боларның барысы турында да Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин белән әңгәмә корабыз.
- Чакыру комиссиясенең тулы составта, план буенча эшләвен һәм куелган бурычларны билгеләнгән срокларда башкаруын билгеләп үтәсем килә. Егетләрне хәрби хезмәткә озату ТР Хәрби комиссариаты билгеләгән планга туры китереп башкарылды. Командаларны Татвоенкоматның җыелу пунктына озатуның тантаналы мохиттә үткәненә дә игътибарны юнәлтәсе килә. Анда районның барлык җитәкчеләре, мәгариф һәм мәдәният бүлеге вәкилләре дә катнашты. Чакыру комиссиясе рәисе - район башлыгы Камил Гилмановның, Үзәк хәрби округының хәрби-ватанпәрвәрлек эшләре буенча өлкән инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствовның, хезмәт итәргә баручы егетләрнең ата-аналарының хәер-фатихалы чыгышлары егетләрнең һәрвакыт исләрендә торачак. Митинглар азагында армиягә китүче һәр егеткә истәлекле бүләк - "командир" сәгате тапшырылды.
Беренче чакырылыш нәтиҗәләре буенча егетләрне ТРның җыелу пунктына озату бернинди тәртип бозуларсыз, тыныч узды. Монда элеккеге хәрби комиссариат территориясендә күпсанлы озатучылар арасында тәртип саклаган, егетләрне автобусларга утыртып озаткан полиция бүлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы зур.
- Аксубай районыннан Россия Кораллы Көчләре сафларына ничә егет китте?
- 2017 елның язгы чакырылышында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына 54 егет китте. Шуларның 18е хәрби исәп буенча "с" категорияле транспорт чарасын йөртүче" белгечлеге алган, 9ы - югары белемле. Егетләрнең күбесе урта һөнәри уку йортларын тәмамлаган, 21 егет - өлкән яшьтә. Егетләр хезмәт итәргә әзер һәм аларның командирларыннан без бары тик яхшы сүзләр генә ишетербез дип өметләнәбез.
- Капма-каршы мисаллар белән очрашырга туры килмәдеме?
- Кызганыч, андый хәлләр дә булды. Армиядә хезмәт итү - ир-егетләрнең изге бурычы. Ләкин барысы да моны шулай кабул итми. Гражданнарның хәрби хезмәттән качып калырга теләү мәсьәләсе аерым урын алып тора. Чакырылыш яшен - 27гә кадәр сузарга тырышучы егетләр дә бар. Алар чакыру кәгазе алудан качырга тырышалар. Ә аларның ата-аналары авыл җирлекләре, полиция һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләрен улларының эш урынын, кайда яшәгәнен белмибез дип алдыйлар. 27 яшь тулганнан соң качып йөрүче егетләр, безне эзләмәделәр дә, повестка да бирмәделәр дип мактаналар. 2017 елда армия хезмәтеннән качып калу максатыннан хөкүмәт вәкилләре белән очрашырга теләмәүче затлар исемлеге прокуратурага, полиция бүлегенә, чакыру комиссиясе рәисенә тәкъдим ителүе хакында да әйтеп үтәсе килә.
Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссариатта прокуратурада, полиция бүлегендә теркәлгән номерлар язылган исемлекнең нөсхәсе бар. Армия хезмәтеннән качып калу фактын дәлилләү авыр түгел. Һәр чакырылышта документлар белән дәлилләнгән өстәмә вакыт бирелә, әгәр дә ул юк икән - димәк егет качып кала дигән сүз. Ә бу - канун бозу. Хәрби хезмәттән качып калучы егетләр 200 мең сум штраф күләмендә җинаять җаваплылыгына тартылырга яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Шуңа өстәп, канун нигезендә хәрби исәп таләпләрен бозган егетләр 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф салу сыйфатында административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Ялганлап, ата-аналар йөзенә кызыллык китереп, бер чакырылыш кампаниясеннән икенчесенә кадәр качып яту - чын ир-егет эше түгел. Хәтта хәрби комиссариаттан хезмәт итмәү турында тиешле белешмәгә (1У формасында) ия булган очракта да, хәрби билеты булмаган егетләргә яхшы эш табуы авыр.
Нигезсез сәбәпләргә бәйле армиягә бармаган ир-егетләрне дәүләт, гражданлык һәм муниципаль хезмәтләргә алмыйлар. Ватан алдындагы изге бурычларын лаеклы үтәгән егетләр тормышка кыю карый, чөнки алар өчен бөтен юллар да ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев