Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Алдан әзерләнергә кирәк

Күп еллык практика һәм документлар белән эшләү тәҗрибәсе, пенсиягә алдан ук - пенсия яше җиткәнче ярты ел, мөмкинлек булганда тагын да алданрак әзерләнә башларга кирәклеге турында искәртә, дип хәбәр итә Аксубай районындагы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева. Беренчел документларны вакытында тикшерүне оештыру максатыннан Пенсия фонды идарәсе белгечләре пенсия...

Күп еллык практика һәм документлар белән эшләү тәҗрибәсе, пенсиягә алдан ук - пенсия яше җиткәнче ярты ел, мөмкинлек булганда тагын да алданрак әзерләнә башларга кирәклеге турында искәртә, дип хәбәр итә Аксубай районындагы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева.
Беренчел документларны вакытында тикшерүне оештыру максатыннан Пенсия фонды идарәсе белгечләре пенсия алды яшендәге иминиятләшкән затларны картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү өчен кирәк булган документларны алдан тикшерү өчен чакыралар. Әлбәттә инде, беренче чиратта булачак пенсионерлар, пенсиягә хокук алу өчен беренчел документлар тиешле тәртиптә рәсмиләштерелгән булуын үзләре кайгыртырга тиеш. Еш кына пенсия билгеләү процессы беренчел документларда җитешсезлекләр табылу, яисә беренчел документларның бөтенләй булмавы аркасында озакка сузыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев