Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубайлыларны Кремльдә бүләкләделәр

Безнең укучылар ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендәге республика бәйгесе җиңүчеләре булдылар. Шул көннәрдә Казан Кремленең вәкилләрне кабул итү корпусында тантаналы бүләкләү чарасы булды. Бәйге берничә номинация буенча үткәрелде: "Намуслы яшәргә кирәк!" иҗади эшләр бәйгесе, "Илемнең киләчәге - минем кулда!" иншалар бәйгесе, "Ришвәтчелеккә - "ЮК!" туган телдә инша-эссе бәйгесе. "Илемнең киләчәге -...

Безнең укучылар ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендәге республика бәйгесе җиңүчеләре булдылар.
Шул көннәрдә Казан Кремленең вәкилләрне кабул итү корпусында тантаналы бүләкләү чарасы булды. Бәйге берничә номинация буенча үткәрелде: "Намуслы яшәргә кирәк!" иҗади эшләр бәйгесе, "Илемнең киләчәге - минем кулда!" иншалар бәйгесе, "Ришвәтчелеккә - "ЮК!" туган телдә инша-эссе бәйгесе. "Илемнең киләчәге - минем кулда!" республика иншалар бәйгесе гран-приен Иске Мокшино гомумбелем бирү мәктәбеннән Ульяна Тарасова алды, җитәкчесе Елена Шугаева. Иске Мокшино мәктәбеннән Диана Лимонова (җитәкчесе Ольга Андриянова) - "Плакат", Кәкре Күл мәктәбеннән Диана Медведева (җитәкчесе Татьяна Крайнова) - "Презентация", Иске Савруш мәктәбеннән Екатерина Водышева (җитәкчесе Валентина Захарова) һәм Иске Ильдеряк мәктәбеннән Кристина Ефимова (җитәкчесе Вера Ефимова) "Чуаш телендә инша-эссе"номинацияләрендә җиңү яуладылар. Укучыларның барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев