Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубайлыларга – 3,5 миллион сум

Чәршәмбе көне ПАО "ЛУКОЙЛ" оештырган VIII тапкыр үткәрелә торган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Нәтиҗә ясау тантанасы Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында уздырылды. Аксубай делегациясен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. - Һәр ел саен район социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнаша. Үткән елда 14 оешма-грант алучылар районга 2,5...

Чәршәмбе көне ПАО "ЛУКОЙЛ" оештырган VIII тапкыр үткәрелә торган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Нәтиҗә ясау тантанасы Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында уздырылды. Аксубай делегациясен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде.
- Һәр ел саен район социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнаша. Үткән елда 14 оешма-грант алучылар районга 2,5 миллион сум акча алып кайттылар! Бу елны грант алучылар саны 18, ә грант акчасы - 3,5 миллион сумнан артык. Җиңүчеләрне котлыйм. Бу - бәйгедә катнашучы мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре өчен зур ярдәм, - дип белдерде Камил Гилманов. - Бәйге үткәрелгән 8 ел эчендә Аксубай районы "ЛУКОЙЛ" һәм "РИТЭК"тан 100дән артык грант алды. Без оештыручыларга бик рәхмәтле! Чөнки бу проекттан тыш нефтьчылар, иң элек "ЛУКОЙЛ"ның "РИТЭК" бүлендек предприятиесе һәм аның генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов район учреждениеләренә, район халкына ярдәм итәләр. Безнең күп милләтле район исеменнән бик зур рәхмәт белдерәм.
Аксубай авылара үзәк китапханә, Иске Тимошкино, Яңа Кармәт, Шәрбән, Кәкре Күл һәм Урмандеево авыл җирлекләре, районның Мәдәният йорты, Түбән Баланда башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, "Шәфкатьлелек" ЦСОН, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты, туган якны өйрәнү музее, "Буратино" балалар бакчасы, Федоров интернат-йорты, Иске Үзи, Иске Ибрай урта мәктәпләре һәм Аксубайның 2 нче мәктәбе Грант алучылар дипломына ия булдылар. "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты экология һәм спорт темалары өчен ике грант отты.
Грант ярдәме учреждениеләргә күп кенә проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
- 800 мең сумлык ике проект белән "экология" һәм "спорт" номинацияләренә гариза тапшырдык һәм алар икесе дә үтте. "Экологик әкият" проекты территорияне төзекләндерүгә, икенчесе - "Танып белү һәм сәламәтлек утраучыгы" проекты спорт-сәламәтләндерү буенча урам мәйданчыгын төзекләндерү хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, - дип сөйли приют директоры Гөлнар Шарашева. - 8 ел эчендә без дүртенче тапкыр грант иясе булдык, үткән елда "спорт" номинациясенә гариза тапшырдык һәм грант ярдәме белән чаңгы инвентаре һәм костюмнар, җәйге урам бассейны сатып алдык. Бу бөтен коллектиның җиңүе - безнең 31 тәрбияләнүче өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев