Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубайда гаилә көнен билгеләп үттеләр

Аксубайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбиляр гаилә парларын хөрмәтләү матур йолага әверелде. Бәйрәмдә бөтен районнан гаилә тормышында, балаларга тәрбия бирүдә, тугрылык һәм мәхәббәт турындагы төп йолаларны саклап калуда өлге булган 30 гаилә пары катнашты. Бәйрәм гаеплеләрен район башлыгы Камил Гилманов котлады. - Бу - 2008 елда Дәүләт Думасы депутатлары...

Аксубайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбиляр гаилә парларын хөрмәтләү матур йолага әверелде.
Бәйрәмдә бөтен районнан гаилә тормышында, балаларга тәрбия бирүдә, тугрылык һәм мәхәббәт турындагы төп йолаларны саклап калуда өлге булган 30 гаилә пары катнашты. Бәйрәм гаеплеләрен район башлыгы Камил Гилманов котлады.
- Бу - 2008 елда Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән һәм бөтен дини оешмалар белән хупланган бәйрәм. Чөнки Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Изге Петр һәм Феврония көнендә үткәрү идеясе Рус православие чиркәвендә чынлыкта конфессиональ чикләргә ия түгел. Һәр диндә тугрылык һәм мәхәббәт саклаган гаилә үрнәкләре бар, - дип белдерде Камил Камал улы. - Ныклы гаилә һәрберебезгә балалар үстерүдә, хезмәт куюда, гаилә һәм кече ватаныбыз өчен тырышуда көч өсти.
Сәхнәгә Иске Савруш авылыннан Пильщиковлар гаиләсе чакырылды. Сергей Андреевич һәм Юлия Акимовна никахларын 1954 елның 1 маенда теркиләр.
- Безнең гаиләгә инде 67 ел, ата-аналарыбыз ризалыгы белән 1950 елдан ук бергә яши башладык һәм икенче кызыбыз дөньяга килер алдыннан гына мөнәсәбәтләребезне законлаштырдык, - дип сөйлиләр алар.
Пильщиковлар 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары өчен хезмәттә дә, тормышта да өлге булырга тырышканнар. Гаилә башлыгы баштан колхозда хезмәт куя, аннары китапханә, авыл клубы мөдире, сәркатиб, авыл советында бухгалтер булып эшли, Иске Савруш авыл клубы мөдире вазифасыннан лаеклы ялга китә. Ә Юлия Акимовна колхозда төрле эшләрне башкара. Алар икесе дә хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре. Сергей Андреевич "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Пильщиковлар озак еллар пар канатлар булып бәхетле тормышта яшәүләре, алар корган гаиләнең хәзер 70 кешедән торуы белән горурланалар - аларның 19 оныклары һәм 31 оныкчыклары бар.
Бу гаиләнең йоласы - рус мичендә әбиләре пешергән хуш исле ипи һәм тәм-томнардан авыз итәр һәм бабалары иҗат иткән картиналарга сокланыр өчен төп нигездә бергәләп җыелу.
Район башлыгы Пильщиковлар гаиләсенә "Тугрылык һәм мәхәббәт өчен" медален тапшырды һәм тагын озак еллар бергә тигезлектә гомер итүләрен теләде. Ә Сергей Андреевич һәм Юлия Акимовна тамашачыларның көчле алкышлары астында бер-берсен үбеп котладылар.
- Без инде берни турында да хыялланмыйбыз, безнең барысы да бар - балалар, оныклар, ә бәхетле гаилә сере - мәхәббәт һәм тугрылыкта, - дип бүлеште Юлия Акимовна.
Гүзәл Һәм Илшат Хафизовларның яшь гаиләсе бәйрәмгә балалары белән килгәннәр. Аларның бәхетле гаиләләренә әле 3 кенә ел булса да, ике яшьлек кызлары Әминә һәм 5 айлык Кәрим үсеп килә инде. Район башлыгы һәм Пенсия фонды вәкиле аларга ана капиталына сертификат тапшырдылар.
Быел сәхнәдә гаилә парларын гына хөрмәтләмәделәр. Мәктәптән тыш эшләр бүлеге белән берлектә ЗАГС бүлеге укучылар аарсында "Нәрсә ул ЗАГС?", "Гаилә кайда туа?" темасына рәсемнәр бәйгесе игълан иткән иде һәм шул уңайдан сәхнәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.
- Һәр ел саен бәйрәмдә күбрәк гаилә парлары катнаша. Быел без чарада катнашуга балаларны да җәлеп иттек, чөнки һәр гаиләнең тормыш мәгънәсе - ул балалар үстерү һәм аларга лаеклы тәрбия бирү. Гаилә - бар нәрсәнең нигезе, - дип саный ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина (тормыш иптәше Николай Иванович белән алар 34 ел бергә гомер итәләр, 2 ул тәрбияләп үстергәннәр, аларның да үз гаиләләре бар).
Район мәдәният хезмәткәрләре гаилә парлары өчен концерт программасы әзерләгәннәр - сәхнәдән чакырылган һәр гаилә пары хөрмәтенә адреслы котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады, бер мизгелдә яшәреп киткән тыйнак, оялчан гаилә парлары көчле алкышлар астында еллар буена сынаулар үткән мәхәббәтнең көчен һәм бер-берләренә мөнәсәбәтләрен дәлилләп бер-берсен үптеләр.
Бәйрәм "Гаилә альбомы" һәм "Тормыш агачы" акцияләре белән тәмамланды - гаилә парлары үзәк паркка барып, фотога төштеләр, "Тормыш агачы"на теләкләрен теләп тасмалар бәйләделәр. Үткән елда куелган "Тормыш агачы" янына никахлары яңа теркәлгән һәр гаилә пары килеп, үзләренең гаилә бәхете ачкычын мәңгегә саклар өчен аңа йозак эләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев