Агуланып үләләр
Елның беренче кварталында алкоголь һәм составында спирт булган сыекчалар белән агулану очраклары билгеле дәрәҗәдә кимегән. Үткән елның шул ук чорында 199 очрак булса, быел - 152. Бу ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең дәүләт хезмәтләре порталындагы "Ачык Татарстан" бүлегендәге хисабыннан күренә. Ләкин үлем белән тәмамланган ялган аракы белән агулану очраклары киресенчә арткан....
Елның беренче кварталында алкоголь һәм составында спирт булган сыекчалар белән агулану очраклары билгеле дәрәҗәдә кимегән.
Үткән елның шул ук чорында 199 очрак булса, быел - 152. Бу ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең дәүләт хезмәтләре порталындагы "Ачык Татарстан" бүлегендәге хисабыннан күренә. Ләкин үлем белән тәмамланган ялган аракы белән агулану очраклары киресенчә арткан. Үткән елның беренче кварталында ялган аракы кулланудан 63 кеше агуланып үлгән булса, быел - 64 кеше. Март аенда гына да идарә тарафыннан алкоголь белән агулануның 60 очрагы теркәлгән һәм күп очракта этанол кулланып агуланалар.
Идарә сставында спирт булган продукцияне сатуны күзәтүне дәвам итә. Бер ай эчендә 97 сату ноктасы тикшерелгән, сатуда составында спирт булган куллануга яраксыз 64 берәмлек продукция табылган ("Росинка" косметика лосьоны), аның күләме 6,4 литр. Әлеге продукция сатудан алынган, аны сатучы шәхси эшмәкәргә карата административ җәза кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев