Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Агуланып үләләр

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе алкоголь белән кискен агуланучыларның чираттагы санын хәбәр итте. Агымдагы елның 5 аенда гына да 127 татарстанлы алкоголь белән агуланып үлгән. Үткән елның шул ук чорында агуланучылар саны 115 булган. Алкоголь һәм составында спирт булган эчемлекләр белән кискен агулануның гомуми саны - 285 очрак, 2016 елда...

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе алкоголь белән кискен агуланучыларның чираттагы санын хәбәр итте.

Агымдагы елның 5 аенда гына да 127 татарстанлы алкоголь белән агуланып үлгән. Үткән елның шул ук чорында агуланучылар саны 115 булган. Алкоголь һәм составында спирт булган эчемлекләр белән кискен агулануның гомуми саны - 285 очрак, 2016 елда 355 очрак теркәлгән булган.

Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, Аксубай районында этанол кулланып 3 кеше агуланып үлгән. Ялган аракы эчеп агуланучы ирләрнең яше 40 тан бераз гына арткан булган.

Роспотребнадзор Идарәсе Россия Баш дәүләт санитария табибенең "Составында спирт булган куллануга яраксыз продукцияне, составында спирт булган азык өстәмәләрен һәм ароматизаторларны ваклап сатуны туктату турында"гы Карарын тормышка ашыруны мониторинглауны дәвам итә.

Шулай итеп 191 сәүдә объекты тикшерелгән, Казанда сату киоскында күләме 6,4 литрны тәшкил иткән составында спирт булган куллануга яраксыз 64 берәмлек продукция табылган ("Росинка" лосьоны). Әлеге продукция сатудан алынган, арест салынган, шәхси эшмәкәргә карата административ канун бозу чаралары кулланылачак.

Идарә халыктан составында спирт булган куллануга яраксыз, составында спирт булган азык өстәмәләре һәм ароматизаторлар сату фактлары турында (843) 236-94-11 "кайнар линия" телефоны буенча эш көннәрендә 10:00нан 17:00 сәгатькәчә (төш вакыты (12:00-12:45, җомга көнне 15:45 сәгатькәчә), (843) 238-98-54 телефон номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәрендә 9:00дан 17:00 сәгатькәчә шалтыратып хәбәр итүне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев