Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

4600дән артык кеше йөгерде

"Милләт кроссы - "Татарстан кроссы" Бөтенроссия йөгерү көнендә Аксубай районың 4,6 меңнән артык халкы катнашты. Кросс районның 20 авыл җирлегендә һәм Аксубай бистәсендә старт алды, анда предприятиеләр һәм оешмалар, бүлекләр, иҗтимаги формированиеләр вәкилләре, мәктәп укучылары, спортчылар, "Россия пенсионерлар союзы"ның район бүлеге активистлары һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары катнашты. Массакүләм йөгерү...

"Милләт кроссы - "Татарстан кроссы" Бөтенроссия йөгерү көнендә Аксубай районың 4,6 меңнән артык халкы катнашты.

Кросс районның 20 авыл җирлегендә һәм Аксубай бистәсендә старт алды, анда предприятиеләр һәм оешмалар, бүлекләр, иҗтимаги формированиеләр вәкилләре, мәктәп укучылары, спортчылар, "Россия пенсионерлар союзы"ның район бүлеге активистлары һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары катнашты. Массакүләм йөгерү узган Аксубай ипподромында гына да 2800дән артык кеше йөгерде.
- Һәр кеше яхшы кәеф өчен һәр көнне иртә белән 1-1,5 километр йөгерергә тиеш. Йөгерү һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнү өчен районда мөмкилекләр җитәрлек. "Юность" спорткомплексы тулы көченә эшли, спорт мәйданчыклары, йөзү бассейннары ачык. Спорт - ул сәламәтлек. Алга - сәламәтлек артыннан, - дип хәер-фатихасын бирде катнашучыларга район башлыгы.
Беренче булып укучылар йөгерде, икенче - предприятиеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, ә аннан соң - яшь категорияләре буенча. Стартта һәм финишта йөгерүчеләрне көчле алкышлар һәм көч өстәп торучы сүзләр белән озатып калдылар һәм каршы алдылар. Катнашучыларны бүләкләү дә шундый атмосферада үтте.
Укучы кызлар арасында Тамара Клюева беренче булып йөгереп килде, икенче - Гөлдания Гелметдинова, өченче урында - Алинә Гайнатуллина. Укучы егетләр арасында Алексей Иванов җиңүче булды, икенче урында - Алексей Волков, өченчедә - Вячеслав Темноходов.
18-29 яшьтәге егетләр арасында Яков Крюков беренче урынга лаек булды, Егор Гусляков икенче урынны яулады. 18-29 яшьлек кызлар арасында Чулпан Ногманова беренче булып финишка килеп җитте, икенче - Алена Захаркина, өченче - Екатерина Цветкова.
30-40 яшьлек ир-атлар арасында Владимир Кожеманов пьедесталның беренче баскычын яулады, Фаяр Калимуллин - икенче, Алексей Якимов өченче булды.
30-40 яшьлек хатын-кызлар арасында Лилия Мясникова җиңүче булды, Людмила Мясникова һәм Ольга Архипова икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
40-50 яшьлек ир-атлар арасында Леонид Васильев беренче урында, икенче - Валерий Павлов, өченче - Җәмил Сәйфуллин.
40-50 яшьлек хатын-кызлар арасында Зоя Шихранова беренче булды, Ләйсән Хөснулгатина - икенче һәм Зинаида Аниськина - өченче булып финишка йөгереп килделәр.
50- 60 яшьлек хатын-кызлар арасында - Кадрия Ногманова, ир-атлар арасында Владимир Альметкин беренче урынга лаек булдылар, икенче урында - Юрий Лаврентьев.
60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында Рамиль Таһиров җиңүче булды.
Vip-йөгерүдә дә җиңүчеләр билгеләнде: хатын-кызлар арасында беренче урынны Лилия Сәхәбетдинова, икенче урынны - Гөлнур Идиятова яуладылар, ир-атлар арасында беренче урында Валерий Альметкин, икенчедә - Флен Зайнуллин, өченчедә Айдар Моратшин һәм Мансур Минеголов.
Өч яшьлек Давыд Соломонов иң яшь катнашучы булды, 1,5 километрлы дистанцияне ул әтисе Борис Соломонов белән бергә йөгерде һәм олыларның күбесен узып та китте хәтта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев