Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

30 мең сум штраф салып җәза биргәннәр

Алкоголь продукциясе әйләнеше һәм аны куллануга бәйле хәл дәүләт вәкилләрен дә борчуга сала. Алкогольле эчемлекләр кулланучыларның арта баруы халык сәламәтлегенә, гаиләләрдә социаль климатка начар йогынты ясый, үлүчеләр санын арттыра һәм еш очракта төрле дәрәҗәдәге хокук бозуларга һәм җинаять кылуларга китерә. 2017 елның июлендә Федераль канун нигезендә алкогольле һәм составында спирт...

Алкоголь продукциясе әйләнеше һәм аны куллануга бәйле хәл дәүләт вәкилләрен дә борчуга сала.
Алкогольле эчемлекләр кулланучыларның арта баруы халык сәламәтлегенә, гаиләләрдә социаль климатка начар йогынты ясый, үлүчеләр санын арттыра һәм еш очракта төрле дәрәҗәдәге хокук бозуларга һәм җинаять кылуларга китерә.
2017 елның июлендә Федераль канун нигезендә алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне канунсыз нигездә ваклап саткан өчен административ җаваплылыкны үз эченә алган административ кодекс тагын бер өстәмә маддә белән тулыланды. Бу маддә санкциясе түбәндәге административ җаваплылыкны үз эченә ала: физик затка карата - алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне йолып алу белән 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф; тиешле белемгә ия булмаган килеш эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган юридик затларга - алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне йолып алу белән 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салу сыйфатында җәза каралаган.
- 2018 елның гыйнварендә Татарстан Республикасы Аксубай районы суды югарыда телгә алынган маддәләрдә каралган административ хокукларны бозган физик затларга карата ике административ эшне тикшерде, - дип шәрехләде район суды рәисе Альбина Никитина. - Әлеге эшләрне тикшерү барышында түбәндәгеләр билгеләнде: 2017 елның 11 ноябрендә Р.Ш. Ишмөхәммәтова, физик зат буларак, үз хуҗалыгыннан алкогольле продукцияне ваклап сатуны гамәлгә ашыра, ә нәкъ менә ГОСТ 12712-2013 таләпләренә җавап биргән 0,5 литр күләмдәге "Усадская Хлебная" аракысын 300 сумнан сатып җибәрә. 30 октябрьдә В.Ю. Ванюков үз йортыннан 0,9 литр күләмдәге өйдә җитештерелгән составында спирт булган продукцияне 200 сумнан сата. Алкоголь (составында спирт булган) продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар зур куркыныч тудыра һәм әлеге хокук бозулар өчен каралган штраф суммалары да кечкенә түгел.
Югарыда телгә алынган административ эшләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча Р.Ш. Ишмөхәммәтовага да, В.Ю. Ванюковка да, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне йолып алу белән, 30ар мең сум күләмендә административ штраф салу сыйфатында административ җәза бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев