Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

01 хезмәте

23 гыйнвар көнне 02 сәгать 59 минутта Аксубай районының Алексеевка авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Янгын нәтиҗәсендә агач сарай яна, янгынның сәбәбе - электр җиһазларын техник куллану кагыйдәләрен бозу. - Кызганыч, мондый сәбәп аркасында килеп чыккан янгыннар аз түгел, - дип белдерде Аксубай һәм Нурлат районнары...

23 гыйнвар көнне 02 сәгать 59 минутта Аксубай районының Алексеевка авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын нәтиҗәсендә агач сарай яна, янгынның сәбәбе - электр җиһазларын техник куллану кагыйдәләрен бозу.
- Кызганыч, мондый сәбәп аркасында килеп чыккан янгыннар аз түгел, - дип белдерде Аксубай һәм Нурлат районнары буенча МР УНД ОНД инспекторы һәм Россия МЧСның ТР буенча ПР ГУ эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов. - Форсаттан файдаланып шуны исегезгә төшерәсем килә: электр приборларының төзеклеген еш тикшереп торырга, аларны махсус кибетләрдән генә сатып алырга кирәк. Фатирдан яки өйдән кыска вакытка гына чыгып киткәндә дә, электр приборларының челтәрдән ычкындырылган булуына инанырга һәм берничә көн дәвамында приборны кулланмаган очракта розеткадан бөтенләй алырга кирәк. Әйберләр һәм йорт җиһазлары сүндерелгән җылыту миченнән 1 метрдан да ким булмаган аралыкта урнашкан булырга тиеш, шулай ук электр җиһазлары үткәргечләре җылыту приборлары янәшәсеннән үтмәскә, аларга тиеп тормаска, аяк астында буталырга һәм ишек белән кысылырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев