Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
02 хезмәте
Мартның 28 ннән 11 апрельгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 81 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 9 ы - җинаять маддәсен үз эченә ала, 6 юл-транспорт вакыйгасы булган, бәхеткә зыян күрүчеләр юк. 29 ннан 31 мартка кадәр Октябрь поселогында, билгесез затлар, торак йорт ишеген ватып, өйдән гомуми...
-
02 хезмәте
15 марттан 28 нә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 62 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 8 е - җинаять маддәсенә туры килә, 8 юл-транспорт һәлакәте булган, бәхеткә зыян күрүче юк. Иске Кармәт авылында яшәүче пенсионерның почтадан алган пенсия акчасы өенә кайтканда ук кесәсеннән "юкка чыга". Бу...
-
Ялган аракы сатучыларны – җинаять җәзасына
Узган атнада Россия СК СУның Татарстан Республикасы буенча Нурлат районара тикшерү бүлеге ялган алкоголь продукциясе сатучы район кешеләренә карата 2 җинаять эше ачты. Иске Үзи авылында яшәүче Н. һәм У. төрле вакытта билгесез кшеләрдән этил спирты сатып алганнар: берсе - 10, икенчесе 25 литр. Этил спиртының сәламәтлек өчен куркыныч булуын...
-
02 хезмәте
Беренче марттан алып 14 нә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 123 хәбәр кергән. Шуларның 12се җинаятьләр маддәсенә туры килә, 8 юл хәрәкәте булган, шуларның берсендә зыян күрүче бар. Беренче март көнне көндез Аксубайда яшәүче берәү сәүдә үзәгеннән ит урлый, ләкин аны ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре...
-
Караклар йокламый
Район Советының чираттагы эшлекле дүшәмбесендә Россия МВДның Аксубай районы бүенча бүлеге җитәкчесе Илнар Кама-лиев районның агросәнәгать комплексы объектларыннан милек урлаулар хакында сөйләде. Узган елда район авыл хуҗалыгы формированиеләреннән - складлар, машина-трактор паркларыннан, милекчелек формала-рына бәйсез рәвештә, хуҗалык итүче субъектлар агрофирмаларының ындыр табакларыннан 33 урлау теркәлгән, шуларның 15е ачыкланмаган. Сүз уңаенда,...
-
02 хезмәте
1 ннән 15нче февральгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 137 гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 9 ы җинаять маддәсенә туры килә, 11 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бәхеткә зыян күрүче юк. 6сыннан 7 февральгә каршы төндә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Ким урамында билгесез зат ВАЗ-2112 автомашинасына зыян...
-
Фаҗига шаһитлары, хәбәр итегез
Татарстан МВДның баш тикшерү идарәсе 2015 елның 15 декабрендә 16 сәгать 20 минутта шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Мазилин урамында "DAEWOO HEXIA" һәм "CHEVROLEN KLAN" автомобильләре катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасы шаһитларының 8-9625755777 телефоны буенча элемтәгә керүләрен үтенә.
-
Ирекле дружиначылар арасында – район газетасы хезмәткәрләре
Район газетасы редакциясе коллективы берничә ел дәвамында ДНДчылар составында торучы оешмаларның берсе. Яңа ел алдыннан өч хезмәткәргә халык дружиначысы таныклыгы тапшырылды, ә шушы көннәрдә без офицер патруле белән бергә рейдка чыктык. Җыелу урыны - ДНД урнашкан Аксубай бистәсендәге җәмәгать тәртибен саклау пункты. Отставкадагы офицер - районның баш дружиначысы Шамил Сәхабетдинов...
-
Хәбәр иткән өчен – бүләк
Ялган һәм контрафактлы алкогольгә җәмәгатьчелек катнашыннан башка чик куеп булмый, дип саный ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгеч-эксперты Госман Билалов. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматлары буенча республикада 1198 кеше сыйфатсыз (суррогат) алкоголь продукциясе белән агуланган, шуларның 356сы дөнья белән хушлашкан, икенче төрле әйткәндә, республикада ялган аракы продукциясе кулланудан...
-
02 хезмәте
25 гыйнвардан алып 1 февральгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 44 гариза һәм хәбәр кергән. Шуларның җидесе - җинаять кылу маддәсенә туры килә. Җиде юл һәлакәте булган, аларда зыян күрүчеләр юк. 17 гыйнварда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә бер ир-ат үзе белән яшәүче хатынга һәм аның балигъ...
-
Ялган аракы өчен – штраф һәм җинаять җәзасы
Районда һәр икенче җинаять исерек килеш кылына. Йомгаклау киңәшмәсендә Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев "исерек җинаятьчелек" турында сөйләде. Шуңа күрә дә алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Узган елда полицейскийлар 1300 литр суррогат сатуга киртә куйган....
-
02 хезмәте
ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда 2016 елның беренче өч көне тыныч үткән. Әмма бу бөтенләй үк тыныч дигән сүз түгел. Татарстанның криминаль хроникасына берничә вакыйга эләккән. Оператив мәгълүматларга караганда, Яңа елның өч көнендә сәламәтлеккә авыр зыян салган 9 очрак теркәлгән - аларның барысы да исерек килеш кылынган, бәхеткә үлем...
-
02 хезмәте
Гыйнвар аеның биш көнендә Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 65 гариза һәм мөрәҗәгать кергән. Шуларның 4се җинаять буларак теркәлгән. Смгез юл-транспорт вакыйгасы булган, бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Яңа ел кичендә табын артында спиртлы эчемлекләрне күпләп куллану сәбәпле Савгач авылында бер гаиләдә ызгыш чыга. Туган-үскән йортына кунакка кайткан...
-
02 хезмәте
23 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 183 гариза кергән, шуның 14е җинаятьләр категориясенә керә, 6 җинаять эше кузгатылган. 23 ннән 24 ноябрьгә каршы төндә "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ филиалы "Баланда" бүлегенең машина-трактор паркы территориясендәге К-700 тракторыннан 2 аккумулятор батареясе урлана. Җинаять эше кузгатылган....
-
Суррогат өчен – хөкем карары
Кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән составында спирт булган сыекчаны сату максатыннан саклаган һәм саткан өчен район кешесе сигез айга ирегеннән мәхрүм ителде. Әлеге гамәл авыр җинаятьләр категориясенә кермәсә дә, җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра. Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, 2015 елның сигез аенда Татарстанда алкоголь һәм составында спирт...