Хәбәр иткән өчен – бүләк
Ялган һәм контрафактлы алкогольгә җәмәгатьчелек катнашыннан башка чик куеп булмый, дип саный ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгеч-эксперты Госман Билалов. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматлары буенча республикада 1198 кеше сыйфатсыз (суррогат) алкоголь продукциясе белән агуланган, шуларның 356сы дөнья белән хушлашкан, икенче төрле әйткәндә, республикада ялган аракы продукциясе кулланудан...
Ялган һәм контрафактлы алкогольгә җәмәгатьчелек катнашыннан башка чик куеп булмый, дип саный ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгеч-эксперты Госман Билалов.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматлары буенча республикада 1198 кеше сыйфатсыз (суррогат) алкоголь продукциясе белән агуланган, шуларның 356сы дөнья белән хушлашкан, икенче төрле әйткәндә, республикада ялган аракы продукциясе кулланудан һәр көнне нигездә эшкә сәләтле яшьтәге бер кеше үлгән.
-"Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасында "Законсыз җитештерү һәм (яки) составында этил спирты һәм спирт булган продукция әйләнеше" бүлеге бар, әлеге бүлек аша теләсә кайсы гражданин составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнеше турында хәбәр итә ала, - дип билгеләп үтә эксперт. - Канунсыз алкоголь сату җәмгыятькә каршы җинаять булып тора. 2016 елның 1 гыйнвареннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов карары белән, "Халык контроле" системасына дөрес мәгълүмат тәкъдим иткән затларны матди бүләкләү көтә. Бүләкләү күләме мәгълүматның тәгаенлегенә һәм йолып алынган составында спирт булган продукция күләменә бәйле, сәүдә объектын фотога төшерү мәҗбүри. Мәгълүматлар кискен конфиденциаль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев