02 хезмәте
15 марттан 28 нә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 62 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 8 е - җинаять маддәсенә туры килә, 8 юл-транспорт һәлакәте булган, бәхеткә зыян күрүче юк. Иске Кармәт авылында яшәүче пенсионерның почтадан алган пенсия акчасы өенә кайтканда ук кесәсеннән "юкка чыга". Бу...
15 марттан 28 нә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 62 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 8 е - җинаять маддәсенә туры килә, 8 юл-транспорт һәлакәте булган, бәхеткә зыян күрүче юк.
Иске Кармәт авылында яшәүче пенсионерның почтадан алган пенсия акчасы өенә кайтканда ук кесәсеннән "юкка чыга". Бу уңайдан оператив-эзләнү чаралары үткәрелә, шикле кешеләр бар.
11 мартта 14 сәгатьтән алып 21 сәгатькәчә вакыт аралыгында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә, бергә яшәгән иренең дусты килеп киткәннән соң, хатынның - кәрәзле телефоны, ирнең курткасы югала. Шикле кеше кулга алынган, ул үзенең гаебен таныган.
10 мартта Аксубай кешесе балигъ булмаган яшүсмерне кунакка чакыра һәм алар бергә спиртлы эчемлек кулланалар. Кунак киткәч, бәясе 4600 сум торган планшетның юкка чыгуы мәгълүм була.
Аксубайда кабат вәхшиләр пәйда булды - билгесез затлар район үзәгенең Мазилин урамында, ял итү зонасында урнаштырылган биш эскәмиянең такталарын куптарып алганнар.
Полиция хезмәткәрләре 2015 елның сентябрендә Кәкре Күлдә "Восход" мотоциклын урлау очрагын ачканнар.
Халык белән "Арсенал" операциясе үткәрелгән 21 марттан 25 нә кадәр чорда ирекле рәвештә 3 берәмлек ау коралы, бер газ пистолеты тапшырылган. Саклау шартларын һәм теркәү срогын бозу сәбәпле бер аучыдан шома көпшәле корал йолып алынган.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев