02 хезмәте
2 майдан 16 сына кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 127 гариза кергән, шуның 8 се җинаятьләр маддәсенә туры килә, 5 җинаять эше кузгатылган. 11 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, икесендә зыян күрүчеләр бар. 30 апрель көнне Яңа Мокшино авылында спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда йорт хуҗасы пычак ала...
2 майдан 16 сына кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 127 гариза кергән, шуның 8 се җинаятьләр маддәсенә туры килә, 5 җинаять эше кузгатылган. 11 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, икесендә зыян күрүчеләр бар.
30 апрель көнне Яңа Мокшино авылында спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда йорт хуҗасы пычак ала һәм дустының күкрәк өлешенә кадый. Медиклар күкрәк читлегендә тирән яра булуын ачыклыйлар. Җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре алып барыла.
1 май көнне 17 сәгатьләр тирәсендә аксубайлы сәүдә үзәгеннән бәясе 650 сум торган бер шешә коньяк урлый - граҗданин административ җаваплылык сыйфатында 15 тәүлеккә кулга алынган.
2 май көнне Яңа Александровка авылында яшәүче кеше "Аксубай" агрофирмасының "Түбән Баланда" бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасыннан бәясе 1925 сум торган бер капчык сөт алыштыргыч урлый.
"Аксубай" агрофирмасының "Смена" бүлегендә ике урлау очрагы теркәлә. 1 май көнне авырлыгы 202 килограмм булган алты айлык бозау югала, бер атнадан 118 килограмм авырлыктагы тагын бер бозау юкка чыга. Беренче урлау очргы авыл хуҗалыгы формированиесенә 34 мең сумга төшсә, икенчесе 20 мең сум тәшкил итә.
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге гражданнарга терлекләрне караучысыз ирекле утлауга чыгарып җибәрмәскә өндәп мөрәҗәгать итә. Терлекләрне көтүгә куарга кирәк.
Әгәр дә сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, сезнең 02; 2-72-06 яки 2-79-74 телефоннары буенча Акубай эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев