Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ялган аракы сатучыларны – җинаять җәзасына

Узган атнада Россия СК СУның Татарстан Республикасы буенча Нурлат районара тикшерү бүлеге ялган алкоголь продукциясе сатучы район кешеләренә карата 2 җинаять эше ачты. Иске Үзи авылында яшәүче Н. һәм У. төрле вакытта билгесез кшеләрдән этил спирты сатып алганнар: берсе - 10, икенчесе 25 литр. Этил спиртының сәламәтлек өчен куркыныч булуын...

Узган атнада Россия СК СУның Татарстан Республикасы буенча Нурлат районара тикшерү бүлеге ялган алкоголь продукциясе сатучы район кешеләренә карата 2 җинаять эше ачты.


Иске Үзи авылында яшәүче Н. һәм У. төрле вакытта билгесез кшеләрдән этил спирты сатып алганнар: берсе - 10, икенчесе 25 литр. Этил спиртының сәламәтлек өчен куркыныч булуын белә торып, әлеге ханымнар составында спирт булган сыекчаны авылдашларына сатканнар. Әлеге канунга каршы килеп сәүдә итү очрагын Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре ачыклаган.

- Безнең хезмәткәрләр контроль сатып алу үткәрделәр - нәтиҗәдә сатучыларның берсе яртышар литрлы 2 пыяла һәм 1 пластик шешәгә салынган составында спирт булган сыеклыкны 300 әр сумга саткан. Икенче йортта һәрберсе 200 сум торган 0,375 ике шешә аракы сатылган, - дип сөйли Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисад иминлеге һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча бүлекнең өлкән опервәкиле Алексей Ионов. - Аннан соң берсе - составында спирт булган - биш литрлы, икенчесе тугыз литрлы "С..." этикеткалы шешәләргә тутырылган сыекчаны ирекле рәвештә тапшырдылар.

Сыеклык үрнәкләре суд эспертизасы Үзәгенә тикшерүгә җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәләреннән әлеге аракы-спирт кушылмасының азык продукты булмаган этил спирты һәм агулы катнашмалардан торган су булуы ачыкланган. Моңа өстәп алар составында бутанол, пропанол, метанол һәм изобутанол булуы ачыкланды. Медицина белешмәләреннән билгеле булганча әлеге матдәләр эчке органнарга, кешенең психикасына зыян китерә. Аны күпләп һәм озак вакыт дәвамында эчкәндә кеше үлергә дә мөмкин. Җитмәсә, шундый аракы кулланганнан соң кешеләрнең үлү очрагы район территориясендә берничә тапкыр теркәлде.

- Тикшерү ачыклаганча, ике ханым да, этил спиртының кеше сәламәтлегенә зыян китерүен белә торып, сатуны дәвам иткәннәр. Үткәрелгән экспертиза моны раслады. Сатучыларга карата "кулланучылар сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган товар саклау һәм сату" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, - дип әйтте Россия СК СУ МРСОның Татарстан Республикасы буенча Нурлат районы тикшерүче-криминалисты Александр Альдиванов. - Җинаять эше буенча тикшерү башланды.

Фото ko44.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев