Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Көнләшү, кома, үлем
Аксубайда яшәүче 42 яшьлек ир-ат сигез ел гомерен кырыс режимлы колониядә үткәрәчәк. Шамил Екатерина белән гражданлык никахы белән яшәгән, икәүләшеп алар Шамилнең беренче никахтан туган балигъ булмаган баласын тәрбиялиләр. Хәвеф гадәти гаугадан чыга. Быелның гыйнвар аенда ул танышларына аш бүлмәсе гарнитурасын җыярга ярдәм итә һәм спиртлы эчемлек эчкәннән соң сөйләшкәндә,...
-
Суррогатны кибетләрдә һәм юлларда тикшерәләр
Ел башыннан Аксубай районының хокук саклау органнары хезмәткәрләре 85 литрдан артык алкоголь продукциясен йолып алган. Шуның 11 литры - өй шартларында җитештерелгән һәм 22 литры - Казахстан аракысы. Россия МВД Аксубай районы буенча бүлегенең икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән опервәкиле Алексей Ионов сүзләренә караганда, 8 ай эчендә...
-
02 хезмәте
22 августтан 4 сентябрьгә кадәрге чорда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 125 гариза һәм хәбәр кергән, 12се - җинаять җаваплылыгы маддәсенә туры килә, 6 җинаять эше кузгатылган. 13 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, 1сендә зыян күрүчеләр бар. Уңышны көзен аны тир түгеп үстерүчеләр генә түгел, ә кыл кыймылдатмаучылар...
-
Штраф түләдеңме – хәбәр ит
Полиция хезмәткәрләре административ штраф түләү турындагы квитанция күчермәсен Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә тәкъдим итәргә киңәш итәләр. Бу, барыннан да элек, соңгы елларда практикада еш очраган аңлашылмаучанлыкларга дучар булмас өчен. Алга киткән мәгълүмати технологияләргә бәйле түләүләрнең күп санлы алымнары пәйда булды, әмма аларның барысы да камилләшеп бетмәгән, менә шуның...
-
02 хезмәте
6 августтан 21нә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 126 гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 10сы - җинаять маддәсенә туры килә, 4 җинаять эше ачылган. 8 юл-транспорт һаләкәте булган, икесендә зыян күрүчеләр бар. 13 көн эчендә Яңа Аксубай авыл җирлеге территориясендә эшләүче геологлар компаниясеннән өч урлау очрагы...
-
Вакансияләр булса да, эшсезләр күп
Татарстанда 15 меңнән артык кеше эшсез булып санала. Аксубай районында эш белән тәэмин итү хезмәтендә 80 кеше теркәлгән. Бу икътисади яктан актив халык санының (13200 кеше) 0,58 процентын тәшкил итә. - Районда 110 вакансия ачык, - дип билгеләп үтте эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Иван Маклаков. - Ләкин төрле...
-
Хезмәт хакын бирмәдең икән – штраф түлә
Дәүләт россиялеләрне намуссыз эш бирүчеләрдән яклауны көчәйтте. 2016 елның 3 октябреннән "Эш бирүчеләрнең хезмәткә түләүгә кагылышлы җаваплылыгын күтәрү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 272-ФЗ Федераль канун үз көченә керде. Үзгәрешләр хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен штраф суммасын билгеле күләмдә арттыруны күзаллый. Элек мондый кагыйдә бозу...
-
02 хезмәте
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә 12 нче июльдән 25 нә кадәр вакыйгалар турында 120 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 7 се - җинаять маддәсенә туры килә, 3 җинаять эше ачылган, 7 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, икесендә зыян күрүчеләр бар. 11 июльдән 12 сенә каршы төндә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Муса...
-
Ике атнада – алты сәрхүш
Полиция хезмәткәрләре район юлларында алты исерек машина йөртүчене ачыклаган. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев билгеләп үткәнчә, юлда исерек машина йөртүче - җаваплылык сыйфатында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне генә түгел, шулай ук зур күләмдә штраф түләүне дә үз эченә алган җитди административ кагыйдә бозу. Автомобиль руле...
-
Суррогат эчеп агуланалар
Ярты ел эчендә генә республикада 423 кеше суррогат белән агуланган. Үткән елда агуланучылар саны күбрәк булган - 670 кеше. Суррогат аракы эчеп республикада 136 кеше вафат булган. 2015 елда алар саны 185 не тәшкил иткән. - Димәк, суррогат аракы эчеп һәр 3 көн саен ике татарстанлы үлә, - дип билгеләп...
-
Бер шешә көмешкә ничә сумга төшә?
Үткән атнада районда көмешкә кууның ике очрагы ачыкланган. Көмешкәне бер аксубайлыдан һәм Ильдеряк авылы кешесеннән йолып алалар. Ике очрак буенча да административ беркетмә төзелгән - продукция Түбән Кама шәһәренең Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән. Сатучыларны 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салу сыйфатында административ җәза көтә. 0,33 күләмле шешәләр кыйммәткә...
-
02 хезмәте
Аксубайдагы бер сәүдә үзәгеннән 3 шешә вермут-мартини урлана. Яшь егетнең шешәне рюкзагына салуын һәм касса яныннан түләмичә узып китүен күреп алган кибет хезмәткәре, карак артыннан йөгереп чыга һәм кибет ишеге төбендә басып торучы бер ханымнан полиция хезмәткәрләрен чакыртуын үтенә. Ләкин карак тоттырмый. Угрының кем булуын икенче көнне ачыклыйлар. Ведомстводан тыш...
-
Үгезен сатып акчасыз калган
Алдакчылар районда яшәүче бер ханымның саклык кенәгәсеннән 70 мең сумнан артык акчасын салдырганнар. Ханым үгезен сатып җибәрмәкче була. Кызы Авитога белдерү урнаштыра. Ике сәгать тә үтми, "сатып алучы" пәйда була - ул үзен Яңа Ибрай авылыннан Олег дип таныштыра. Үгезне 45 мең сумга сатып алырга ышандырып, акчаны ханымның банк картасына...
-
02 хезмәте
14 ннән 27 июньгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 130 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 9 ы - җинаятьләр маддәсенә туры килә, 4 җинаять эше кузгатылган, 4 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, зыян күрүче юк. 13 июньнән 14 нә каршы төндә Татнефтепромның Яңа Ибрайдан ерак түгел урнашкан...
-
Марихуананы мунчада саклый
44 яшьлек аксубайлыда марихуана табыла. Әлеге үсемлек оператив-тикшерү чаралары үткәргәндә мунчада табыла. Ир, әлеге матдәне шәхси ихтыяҗларым өчен җыйдым, дип аңлата. Экспертлар ясаган нәтиҗәдән билгеле булганча, йолып алынган матдә 84,5 грамм тәшкил иткән наркотик - каннабис (марихуана). Билгеле күләмдә наркотик матдә саклаган өчен аксубайлыга карата җинаять эше кузгатылды: әлеге маддә...