Кеше һәм закон
Хезмәт хакын бирмәдең икән – штраф түлә
Дәүләт россиялеләрне намуссыз эш бирүчеләрдән яклауны көчәйтте. 2016 елның 3 октябреннән "Эш бирүчеләрнең хезмәткә түләүгә кагылышлы җаваплылыгын күтәрү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 272-ФЗ Федераль канун үз көченә керде. Үзгәрешләр хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен штраф суммасын билгеле күләмдә арттыруны күзаллый. Элек мондый кагыйдә бозу...
Дәүләт россиялеләрне намуссыз эш бирүчеләрдән яклауны көчәйтте.
2016 елның 3 октябреннән "Эш бирүчеләрнең хезмәткә түләүгә кагылышлы җаваплылыгын күтәрү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 272-ФЗ Федераль канун үз көченә керде.
Үзгәрешләр хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен штраф суммасын билгеле күләмдә арттыруны күзаллый. Элек мондый кагыйдә бозу очрагы өчен эш бирүчегә 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф бирелсә, хәзер исә, канун бозу очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, урындагы затка салынган штраф күләме 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ә юридик затлар өчен иң максималь штраф күләме 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев