Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Штраф түләдеңме – хәбәр ит

Полиция хезмәткәрләре административ штраф түләү турындагы квитанция күчермәсен Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә тәкъдим итәргә киңәш итәләр. Бу, барыннан да элек, соңгы елларда практикада еш очраган аңлашылмаучанлыкларга дучар булмас өчен. Алга киткән мәгълүмати технологияләргә бәйле түләүләрнең күп санлы алымнары пәйда булды, әмма аларның барысы да камилләшеп бетмәгән, менә шуның...

Полиция хезмәткәрләре административ штраф түләү турындагы квитанция күчермәсен Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә тәкъдим итәргә киңәш итәләр.

Бу, барыннан да элек, соңгы елларда практикада еш очраган аңлашылмаучанлыкларга дучар булмас өчен. Алга киткән мәгълүмати технологияләргә бәйле түләүләрнең күп санлы алымнары пәйда булды, әмма аларның барысы да камилләшеп бетмәгән, менә шуның өчен дә түләүләр үз вакытында һәм билгеләнеш буенча килеп җитмәскә мөмкин.

Административ штрафны канунда каралган срокта түләмәү, түләнелмәгән штрафның икеләтә күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф салуны яки 15 тәүлеккә кулга алуны үз эченә ала.

- Төрле күңелсезлекләргә тап булмас өчен, штрафларны тикшерелгән һәм үзләрен яхшы яктан гына таныткан банкларда түләргә, квитанцияне югалтмаска, иң яхшысы аны полиция бүлегенә тәкъдим итәргә, - дип киңәш бирә полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов.

Әгәр түләү вакытында тиешле счетка "утырмаса", штраф түләнмәгән булып санала, димәк гражданин "штрафларны явыз ният белән түләмәүчеләр" исемлегендә тора.

Фото: antikor.com.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев